Татарстан мордвасы Бөтенроссия мордва телләре көне кысаларында узган «Мокша һәм эрзә телләрендә тоталь диктант» Бөтенроссия белем бирү акциясенә кушылды.
Бүген Биектау районында узган Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Президиумының күчмә утырышында республикада яшәүче халыкларның этномәдәни үсеше, шулай ук милли мәгариф программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.