ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Россия көненә багышланган тантаналы чараларда катнаштылар

2023 елның 12 июне, дүшәмбе

Бүген Казанда «Черек күл» паркында Россия көне һәм «Динамо» спорт җәмгыятенең 100 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. Бәйрәм мәйданчыгында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе, Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин булдылар.

Рөстәм Миңнеханов бәйрәм узган урыннарда булды, аерым алганда, «Бөек Россия» фотокүргәзмәсен карады, «Беренчеләр хәрәкәте» республика бүлекчәсенең «Яшь динамочы» квестында катнашучылар белән аралашты, «Динамо» спорт мәктәпләре күргәзмәсе белән танышты һәм динамочылар – төрле спорт дисциплиналары вәкилләре белән әңгәмә корды.

Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә барысын да Россия көне белән котлады һәм моның төп дәүләт бәйрәме булуын ассызыклады. «Без илебез, аның күп гасырлык тарихы, героик үткәне, мәдәният һәм традицияләрнең күп төрлелеге белән горурланабыз. Хәзер, Ватаныбызга моңарчы күрелмәгән басым шартларында, бу бәйрәм тагын да зуррак әһәмияткә ия. Бүген безнең белән бер сәхнәдә геройлар, якташларыбыз, Илебезне саклаучылар тора», - диде ТР Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, тышкы чакыруларга һәм янауларга карамастан, Россия Президенты Владимир Путин курсы ярдәмендә көннән-көн дәүләтнең хәрби-оборона потенциалы ныгый, икътисадның тотрыклылыгы саклана, җәмгыятебезнең берләшүе арта.

«Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең терәк субъектларының берсе, алдынгы һәм икътисадый яктан уңышлы төбәк. Безнең казанышларыбыз нигезендә татарстанлыларның иҗади хезмәте ята. Без барлык буын вәкилләренә көчле Россия үсешенә, тотрыклылыкны һәм милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән өлешләре өчен рәхмәтле», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, тагын бер мөһим вакыйга – «Динамо» бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыятенең 100 еллыгы. Аның тарихы бу триумфлар һәм спорт рекордлары елъязмасы гына түгел, ә бурычка тугрылык һәм Ватанга фидакарьләрчә хезмәт итү традицияләре дә. Барлык тәрбияләнүчеләрне, тренерларны һәм җанатарларны спорт җәмгыятенең бер гасырлык юбилее белән чын күңелдән котларга һәм «Динамо»га Ватаныбыз файдасына яңа җиңүләр, ә барыбызга да динамик Динамо хәрәкәте телим», - дип өстәде ТР Рәисе.

Аннары Россия һәм Татарстан дәүләт гимннары яңгырады, шуннан соң Рөстәм Миңнеханов ГТО комплексы отличникларын һәм Россия көненә һәм «Динамо» юбилеена багышланган җиңел атлетика ярышларында җиңүчеләрне бүләкләде.

Чараларда ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары: Тимур Кадыйров, Тимур Какохо, Тамара Федорова, Тимур Камалетдинов, Ирина Александровская, Рафаэль Шакирҗанов, Дмитрий Туманов, Анастасия Исаева, Адилә Әхмәтова, Роман Донцов, Наталья Сабитова, Данис Шакиров, Дамир Нургалиев, Алексей Софронов, Искәндәр Гыйләҗев, Эльмира Фәтхуллина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International