ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Наталья Сабитова «Мокша һәм эрзә телләрендә тоталь диктант» координаторы булды

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Татарстан мордвасы Бөтенроссия мордва телләре көне кысаларында узган «Мокша һәм эрзә телләрендә тоталь диктант» Бөтенроссия белем бирү акциясенә кушылды.

ТР Иҗтимагый палатасының Этник һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча комиссиясе әгъзасы Наталья Сабитова әлеге диктантның координаторы булды һәм текстны Казанда укыды.

Акциядә мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре, укытучылар һәм педагоглар, мордва якшәмбе мәктәпләре укучылары, Татарстанның ун муниципаль районыннан: Бөгелмә, Тәтеш, Чирмешән, Әлмәт, Казан һ. б. мордва милли-мәдәни автономиясенең җирле бүлекчәләре активистлары катнашты.

«Еллык акциянең максаты – мокша һәм эрзян телләрендә грамоталылыкны арттыру һәм мордва телләрен популярлаштыру. Татарстанның компактлы яшәгән районнарында мордваларның зур рәхәтлек белән диктант язуы сөендерә. Бу балалар да, өлкәннәр дә туган телне саклау һәм үстерү кирәклеген аңлый дигәнне аңлата», – дип билгеләп үтте Наталья Сабитова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International