Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Президиумының күчмә утырышында Наталья Сабитова катнашты

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Бүген Биектау районында узган Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Президиумының күчмә утырышында республикада яшәүче халыкларның этномәдәни үсеше, шулай ук милли мәгариф программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Ассамблеяның республика шәһәрләре һәм районнарындагы күчмә утырышлары инде гадәткә керде. Милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре, Ассамблея вәкиллекләре җитәкчеләре, район Дуслык йортлары директорлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль районнар вәкилләре милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү өлкәсендә хезмәттәшләренең эш тәҗрибәсе белән танышалар, милли бердәмлекне ныгыту, республика территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм өйрәнү буенча нәтиҗәле практикалар алмашалар.

Утырышта Ассамблея Советы Рәисе урынбасары, ТР мордваларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, ТР Иҗтимагый палатасының этник һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү комиссиясе әгъзасы Наталья Сабитова да катнашты.

Утырышның көн тәртибендә төп мәсьәлә халыкларның этномәдәни үсеше булды. Биектау районында гамәлгә ашырыла торган уңай практикалар турында Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов сөйләде.

Биектау районы милли-мәдәни җәмгыятьләре вәкилләре бүген районда тагын бер хыялларын - халыклар Дуслыгы Йорты ачылу теләген җиткерделәр. Моннан тыш, Татарстан Халыклары Ассамблеясының Биектау районындагы вәкиллеге җитәкчесе Фәрхәт Камалов Фәрит Мөхәммәтшинга автобус бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать итте. Бу сораулар эшкә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International