20 майда ТР Иҗтимагый палатасында Н.Назарбаев үзәгенең дини вәзгыятьне анализлау һәм мониторинглау департаменты директоры Заура Малгараева һәм департаментның баш эксперты Аскар Кенжеев белән очрашу булды.
2024 елның 12 гыйнварында А. С. Пушкинның мәдәни үзәгендә «Татарстан Республикасының милли-мәдәни берләшмәләре һәм аларның рухи-әхлакый, патриотик һәм гаилә кыйммәтләрен саклауда һәм ныгытуда роле» темасына Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясе (алга таба Комиссия) утырышы узды.
15 мартта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Казахстан Республикасы Дин эшләре комитеты рәисе урынбасары Бауржан Бакиров җитәкчелегендәге Казахстан делегациясе белән очрашты.
2023 елның 14 февралендә Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институты пространствосында гарәп һәм ислам тикшеренүләре үзәге оештырган «Дәүләт һәм ислам оешмалары: глобаль турбулентлык шартларында үзара хезмәттәшлек проблемалары. Сүрия вакыйгасы» бөтенроссия фәнни семинары узды, анда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү комиссиясе рәисе Ринат Патеев катнашты.