Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасын Яшел Үзән районы белән ныклы партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли, хезмәттәшлек даими рәвештә конкрет нәтиҗәләр белән раслана.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Инновацион үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма тарафыннан граждан җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантлары акчаларыннан файдаланып гамәлгә ашырылган «Чаралар турында чаралар» – Татарстан Республикасының коммерцияле булмаган оешмаларын үстерү буенча чаралар комплексы проектының нәтиҗәләре презентацияләнде.
14 ноябрьдә «Мега Казан» сәүдә үзәгендә шикәр чире турында хәбәрдарлыкны арттыруга багышланган зур чара үткәрелде. Диабетка каршы көрәш фонды оештырган фестиваль кысаларында Президент грантлары фонды ярдәмендә эшләнгән шикәр диабеты буенча белешмәлекне тәкъдим итү булды.
Нурлатта «Мы вместе» («Без бергә») III район иҗтимагый оешмалары фестивале уңышлы үткәрелде.
2025 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Татарстан Республикасында хезмәт итү аша белем алу: практика һәм үсеш перспективалары» монографиясен тәкъдим итүгә багышланган түгәрәк өстәл үткәрелде.
2025 елның 14 октябрендә Воронежда «Берләшмә» форумы кысаларында РФ Иҗтимагый палатасының РФ субъектларының төбәк иҗтимагый палаталары белән үзара хезмәттәшлек Советы Президиумы утырышы булды. Утырыш Россия иҗтимагый палаталары Советы Президиумын һәм ТР Иҗтимагый палатасын җитәкләүче Зилә Вәлиева рәислегендә үткәрелде.
14 октябрьдә Черноземье башкаласында «Берләшмә» федераль форумы старт алды. Россиянең Иҗтимагый палаталары әгъзалары делегацияләре Воронежның әйдәп баручы мәгариф учреждениеләрендә –«Изумрудный город» балалар бакчасында һәм «Содружество» («Бердәмлек») белем бирү үзәгендә булдылар. Татарстан Республикасыннан ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева чыгыш ясады.
«Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Сенеж» идарәсе остаханәсендә РФ Иҗтимагый палатасының проект семинары старт алды
15 сентябрьдә Казан дәүләт энергетика университетында «Игелеклелек тормыш нормасы буларак» Бердәм гамәлләр көне үткәрелде, аның кысаларында 2025/2026 уку елының «Хезмәт итеп белем алу» программасы старт алды.
2025 елның 10 сентябрендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиеваның Татарстан Республикасы муниципаль районнарының иҗтимагый советлары рәисләре белән эшлекле очрашуы булды, ул 2025 елның 14 сентябрендә булачак сайлауларга багышланган иде.