Шимбә көнне Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында 33 нче тапкыр рус халык бәйрәме Каравон үткәрелде. Халык бәйрәмендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Аны Лаеш муниципаль районы Башлыгы Илдус Зарипов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрде.
Рөстәм Миңнеханов «Каравон» рус халык бәйрәме мәйданчыкларында булды – биредә рус өстәл уеннары, хәрәкәтчән уеннары, һөнәрчелек остаханәләре, рус ишегалды тәкъдим ителгән. «Каравон» кысаларында «Закрутиха», «Кузнечный двор» борынгы рус аттракционнары мәйданчыклары, металлдан коелган әйберләр ясау һәм җитештерү буенча мастер-класслар, иконалар ясау буенча мастер-класслар, кыңгырау чыңы мәктәбе җәелдерелгән. Шулай ук ачык һавада рус милли ашлары салынган күпсанлы палаткалар тәкъдим ителгән.
«Каравон» бәйрәмендә Рөстәм Миңнеханов Курск өлкәсенең Суджан шәһәреннән «Криница» фольклор-инструменталь ансамблендә катнашучылар белән аралашты. Коллектив җитәкчесе музыка турында сөйләде һәм Курск кугиклы – камыш көпшәләренең яңгырашы үзенчәлекләрен күрсәтте. Суджан коллективы авыр вакытлар кичерә, әмма фаҗигагә карамастан, ансамбль чыгышларын дәвам итә, мәдәният һәм традицияләрне бөтен ил буйлап йөртә.
«Каравон» мәйданчыкларының берсендә Рөстәм Миңнеханов традицион рус уеннарында катнашты.
Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов республика җитәкчелегенә бәйрәмне оештыруда финанс ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, ел саен «Каравон» мәйданчыгы яңартыла, ә бәйрәмнең географиясе киңәя. «Бу аралашу, дуслык, һәм без кунакларыбызга чиксез шат, – диде ул. Без бергә булырга тиеш, без бердәм булырга тиеш. Тик шул вакытта гына илебез иң көчле, иң куәтле һәм җиңелмәс булачак, без бергә булганда!»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, «Каравон» бәйрәме елдан-ел матурая гына бара. «Барлык кунакларыбызга да чын күңелдән рәхмәтлемен – бу Лаеш районы һәм Татарстан гына түгел, ә башка регионнардан килгән кунаклар һәм иҗат коллективлары да», – диде ул һәм Курск өлкәсеннән килгән коллективны аеруча җылы сәламләде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук бәйрәмгә килгән махсус хәрби операция сугышчыларын алкышларга өндәде.
«Бүген «Каравон» – фольклор бәйрәме дә, славян язуы бәйрәме дә, ә иң мөһиме – рус мәдәнияте бәйрәме. Без «Каравон» ачылудан Идел буе халыкларының бәйрәмнәрен башлыйбыз. Киләсе айда Сабантуйлар булачак – бу татар мәдәнияте. Алга таба бездә мари, чуваш, удмурт мәдәниятләре бәйрәмнәре кебек чаралар планлаштырылган. Бу бәйрәмнәрнең барысын да без һәрвакыт югары дәрәҗәдә үткәрәбез. Бу безнең республиканың, бөтен илебез кебек үк, күпмилләтле булуы турында сөйли. Һәм теләсә кайсы халыкның мәдәниятенә хөрмәт һәм ярату белән карарга, халыкларыбызда булган традицияләрне сакларга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук «Каравон»га һава торышы белән дә уңыш елмайды, дип билгеләп үтте.
«Бәйрәм уңышлы булды дип саныйм, – диде ул. – Барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм уңышлар телим!»
Быел бәйрәмдә Татарстанның барлык районнарыннан, шулай ук Россиянең 13 төбәгеннән: Мәскәү, Санкт-Петербург, Курск, Пенза, Екатеринбург һәм башка өлкәләрдән 17 меңгә якын кунак катнашты.
Бәйрәмдә шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары да актив катнашты.