20 майда ТР Иҗтимагый палатасында Н.Назарбаев үзәгенең дини вәзгыятьне анализлау һәм мониторинглау департаменты директоры Заура Малгараева һәм департаментның баш эксперты Аскар Кенжеев белән очрашу булды.
2023 елның 24 июлендә Татарстан - Алтай маршруты буенча ат чабышы тантаналы старт алды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Мөселманнары диния идарәсе рәисе Камил Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Казан Дини семинариясе ректоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Владимир Самойленко, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин катнашты.
15 мартта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Казахстан Республикасы Дин эшләре комитеты рәисе урынбасары Бауржан Бакиров җитәкчелегендәге Казахстан делегациясе белән очрашты.