ТР Иҗтимагый палатасы быел үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә торган тоталь диктант мәйданчыкларының берсе булды. Акциягә һәрьяклап ярдәм итәргә һәм үз белемнәрен тикшерергә ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм экспертлары, аларның якыннары, коммерцияле булмаган сектор вәкилләре килде.
2023 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее территориясендә ТР Иҗтимагый палатасының Мәдәният һәм массакүләм матбугат чаралары мәсьәләләре буенча комиссиясенең бишенче утырышы узды.
2023 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәдәният һәм массакүләм матбугат чаралары мәсьәләләре буенча комиссиясе тарафыннан «Татарстанда каллиграфия сәнгате. Кичә, бүген, иртәгә» түгәрәк өстәле оештырылды.
25 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында 2024 елга ведомствоның максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.
22 августта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының милли проектларны гамәлгә ашыруны мониторинглау буенча эшлекле төркеме утырышы узды.
Бүген Казанда «Черек күл» паркында Россия көне һәм «Динамо» спорт җәмгыятенең 100 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. Бәйрәм мәйданчыгында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе, Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин булдылар.
1 июньдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать музеенда «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» XIX республика яшь рәссам конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Конкурс Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Алабуга муниципаль районы һәм «Эссен Продакшн АГ акционерлык җәмгыте ярдәме белән музей-тыюлык тарафыннан гамәлгә ашырылды.