Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты ел саен «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» исемле шәҗәрә фестивале үткәрә.
Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм парады узды.
7 майда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узды.
Татарстан Республикасында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнергә кушты.
Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданда «Җиңү Вальсы» дигән массакүләм флешмоб узды.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы (авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга медицина һәм мәгариф, мәдәният һәм социаль ярдәм өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыра торган волонтерлык хәрәкәтләре, ирекле һәм иҗади берлекләр, оешмалар) иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда дәүләт хакимияте органнарының иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче утырышында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «2021 елда Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында» докладын тәкъдим итте.
2022 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының 100 еллыгына багышланган «Балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең тәрбияви потенциалы: дәвамчанлык һәм инновацияләр» республика фәнни-гамәли конференциясенең «Балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең үсеш тарихы: традицияләр һәм заманчалык» секциясе үткәрелде.
2022 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында үтә күренмәле хәйриячелек атналыгы кысаларында «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды тарафыннан әзерләнгән «Татарстан Республикасында тотрыклы үсеш факторы буларак секторара социаль партнерлык: иң яхшы тәҗрибәләр һәм проектлар» җыентыгы презентациясе булды.
ТР Иҗтимагый палатасында Украинадагы вәзгыятьне көйләүдә гражданлык җәмгыятенең өлеш кертүе турында фикер алыштылар.