Бүген инвалидларга һәм мөмкинлекләре чикләнгән затларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча Төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисы утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарсан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, «Уңайлы мохит» дәүләт программасы кысаларында Татарстанда 2021 елга инвалидлар эшчәнлегенең өстенлекле өлкәләрендә 921 объект җайлаштырылган (сәламәтлек саклау, социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү, мәдәният, спорт, мәгариф).
Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, Федераль инвалидлар реестры мәгълүматлары буенча республикада 269,6 мең инвалид граждан яши.
Социаль инфраструктура объектларыннан файдалану уңайлылыгы өчен республикада Татарстан Республикасының интерактив картасы эшли (http://karta.tatar.ru), анда 6821объект турында мәгълүмат тупланган. Карта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә төрле учреждениеләргә бару маршрутларын планлаштырырга мөмкинлек бирә.
Татарстанлылар теләсә кайсы объекттан файдалану мөмкинлеге турында мөрәҗәгать калдыра һәм «Халык контроле» проекты кысаларында дәүләт органнарының эш сыйфатын бәяли алалар.
«Уңайлы мохит» проектын гамәлгә ашыру барышында 2 меңнән артык мөрәҗәгать килеп ирешкән һәм эшкә алынган.