Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданда «Җиңү Вальсы» дигән массакүләм флешмоб узды. Акциядә 300гә якын укучы һәм студент («Җиңү волонтерлары»), шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТР яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасарлары Мөнир Гафиятуллин, Тимур Кадыйров, Анастасия Исаева һәм ТР Иҗтимагый палатасының башка әгъзалары катнашты.
«Җиңү Вальсы», Җиңү музыкасы - әби-бабаларыбызның Җиңү символы, Георгий тасмасы, кызыл канәфер, Мәңгелек ут һәм башка символлар кебек үк бәяләнергә тиеш, - дип ассызыклады «Җиңү Вальсы», катнашучыларына мөрәҗәгать итеп, «Җиңү волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Азат Идрисов.
«Җиңү Вальсы» һәм «Без хәтерлибез» флешмобын нәкъ менә Бөтенроссия хәрәкәтенең Татарстан бүлеге волонтерлары оештырды.
Җиңү көне алдыннан Казан Кремле инде бишенче тапкыр бии, дип билгеләп үтте ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева. Шул вакыт эчендә шундый тантаналы чара-истәлек аша, аның сүзләренчә, 10 меңгә якын бала узган.
«Минем өчен Казан Кремлендә «Җиңү Вальсы» - ул безнең бөек Җиңүгә багышланган барлык чараларның башы. Бүген бераз моңсуланып, без беренче тапкыр Җиңү бәйрәмен сугышта катнашучы геройлардан башка каршы алачакбыз, чөнки узган ел безне 9 майда беренче булып сәламләүче Борис Кириллович Кузнецов вафат булды, дип уйлыйм. Вакыт аяусыз. Ләкин бу безнең данлыклы кешеләр турында искә төшерү, каһарманнарыбызны, фронттан әйләнеп кайтмаганнарны истә тоту мөмкинлекләребез тагын да арта баруын аңлата. Күп кенә казанлылар, татарстанлылар, сүз уңаеннан, туп-туры моннан - Казан Кремленең Спас манарасы диварларыннан китә. Һәм бу акциянең нәкъ менә монда узуы тирән символик мәгънәгә ия һәм, миңа калса, бик тантаналы. Кремль барлык буыннарны берләштерә. Мин бөек Җиңү нуры сезнең бөтен гомерегезне, барлык уңышларыгызны, барлык югары казанышларыгызны яктыртуын телим. Бу безнең зур хәтер традициясенең дәвамлы булуының нигезе», - диде Зилә Вәлиева.
«Җиңү Вальсы» нда 150 пар волонтер катнашты, алар Казан Кремле кунакларын да биергә җәлеп итте. Кол-Шәриф мәчете каршындагы мәйданда Росгвардиянең 86 нчы махсус моторлаштырылган полкы оркестрының тере музыкасына хәрби дирижер майор Вадим Кравчук һәм рәсми затлар Зилә Вәлиева, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов җитәкчелегендә вальс биеделәр.
«Барыбызны да чын күңелдән якынлашып килүче бөек бәйрәм - Җиңү бәйрәме белән котлыйм. Мин, Бөек Ватан сугышы ветеранының оныгы буларак, барыгызга да, әти-әниләрегезгә, әби-бабайларыгызга сәламәтлек, бәхет, тыныч күк йөзе телим! Әйдәгез, бу бәйрәмне истә тотыйк, һәм бу чарага җавап бирүегез өчен сезгә бик зур рәхмәт! Бу безнең өчен дә, сезнең өчен дә бик мөһим», - диде Гыйльметдинов.
Биюче, бәхетле, максатчан яшьләр - бөек Җиңүнең иң зур бүләге, дип ассызыклады яшьләр эшләре буенча министр Тимур Сөләйманов. Ул шулай ук акциядә шәхсән үзе катнашты.
Биюне тәмамлап, «Җиңү волонтерлары» Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданга түбәнрәк төште. Биредә Җиңү Байрагының кызыл флаг-миникопияләре белән алар «Без хәтерлибез» гыйбарәсе хәрефләре белән тезелеп, оркестрның аккомпанементы астына танылган «Җиңү көне» җырын башкардылар.
Мондый акция берничә ел рәттән 9 Май алдыннан Казан Кремлендә уза. Катнашучыларның төрле елларда «Җиңү», «9 Май», «Рәхмәт» сүзләрен ясап, тезелеп басканнары булды.
«Җиңү Вальсы» һәм «Без хәтерлибез» флешмобы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган музей-тыюлык территориясендә беренче массакүләм чаралар булды.