ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Рәисенең гражданлык җәмгыятенә ярдәм итү буенча грант конкурсына гаризалар кабул итү 2026 елның 14 августына кадәр дәвам итәчәк. Бөтен республика буенча катнашучыларны актив әзерләү бара: ресурс үзәкләре коммерцияле булмаган оешмалар өчен семинарлар һәм индивидуаль консультацияләр үткәрә.

Тэги: Софья Хәсәнова Любовь Мишина Зөфәр Дәүләтшин Светлана Салмина Тукай районы Иҗтимагый Советы

7
июль, 2026 ел
сишәмбе

2026 елда гражданлык җәмгыятенә ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Рәисе грантларына конкурска әзерлек буенча көндезге уку семинарларының беренче циклы тәмамланды. Чаралар 8 муниципаль районда үткәрелде: Әлки, Алексеевск, Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас һәм Чистай.

Тэги: Софья Хәсәнова

26
июнь, 2026 ел
җомга

25 июньдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Хезмәт итү аша өйрәтү – 2026» программасы кысаларында ел саен үткәрелә торган җәйге остаханә узды. Чара Россиянең төрле төбәкләреннән – Томск өлкәсеннән алып Ставрополь краена кадәр югары уку йортлары, иҗтимагый оешмалар, хакимият органнары һәм бизнес вәкилләрен берләштерде. Очрашу катнаш форматта узды, бу катнашучыларның географиясен киңәйтергә һәм вакыйганы төбәкара итәргә мөмкинлек бирде.

Тэги: Софья Хәсәнова Дмитрий Шиллер Александр Терентьев

24
июнь, 2026 ел
чәршәмбе

Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларына республика конкурсы башланыр алдыннан «Бердәмлек» социаль юнәлешле коомерцияле булмаган оешмалар  муниципальара ресурс үзәге Кама аръягының 8 районыннан потенциаль катнашучылар өченбелем бирү семинарлары циклын оештырды.

Тэги: Софья Хәсәнова

19
июнь, 2026 ел
җомга

Түбән Новгородта «Служение» Ассоциациясе һәм Идел буе социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларының ресурс үзәкләре челтәре тарафыннан оештырылган «Хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләре» Идел буе федераль округы регионнары социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларының VIII Ассамблеясе узды. Чара кысаларында социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар өлкәсендә һөнәри осталыкның «ПРИЗВАНИЕ – НКО»  V юбилей конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелде.

Тэги: Софья Хәсәнова Светлана Салмина

15
июнь, 2026 ел
дүшәмбе

15 июньдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының коммерцияле булмаган сектор һәм иреклеләр үсеше мәсьәләләре буенча комиссиясе утырышы булды. Очрашуда катнашучылар агымдагы эш нәтиҗәләре, киләчәк чорга планнар һәм коммерцияле булмаган оешмаларның җәмгыять, мәгариф учреждениеләре һәм бизнес белән хезмәттәшлегенең яңа форматлары турында фикер алыштылар.

Тэги: Софья Хәсәнова Дмитрий Шиллер Тимур Николаев Светлана Салмина

29
май, 2026 ел
җомга

29 майда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары каршындагы һәм муниципаль берәмлекләрдәге иҗтимагый советлар белән хезмәттәшлек буенча эшче төркем утырышы булды.

Тэги: Әлфия Вәлиева Софья Хәсәнова Фәрид Сафин Тамара Фёдорова Анна Мөбәрәкшина Ольга Павлова Александр Терентьев Әнвәр Мөхәммәтҗанов Тимур Николаев Инна Яркова Зөфәр Дәүләтшин Светлана Салмина Илнар Зиннәтуллин Руслан Шәкүров Наталья Топал


19
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Инновацион үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма тарафыннан граждан җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантлары акчаларыннан файдаланып гамәлгә ашырылган «Чаралар турында чаралар» – Татарстан Республикасының коммерцияле булмаган оешмаларын үстерү буенча чаралар комплексы проектының нәтиҗәләре презентацияләнде.

Тэги: Мөнир Гафиятуллин Зилә Вәлиева Әлфия Вәлиева Софья Хәсәнова НКО гамәлләре тасмасы Вениамин Чубаренко

13
август, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 13 августында Юстиция кварталында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә «2025 нче елдан үз көченә керә торган коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеген көйли торган яңа кагыйдәләр» дигән семинар үткәрде.

Тэги: Софья Хәсәнова НКО гамәлләре тасмасы Тимур Какохо

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International