Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты ел саен «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» исемле шәҗәрә фестивале үткәрә. Фестиваль өч этапта үткәрелә: муниципаль, зона һәм республика. Бүген Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында фестивальнең тантаналы йомгаклау чарасы узды. Фестивальдә җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева катнашты.