2022 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының 100 еллыгына багышланган «Балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең тәрбияви потенциалы: дәвамчанлык һәм инновацияләр» республика фәнни-гамәли конференциясенең «Балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең үсеш тарихы: традицияләр һәм заманчалык» секциясе үткәрелде.
Конференциядә катнашучыларга һәм тыңлаучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы мөрәҗәгать итте.
Зилә Рәхимҗановна конференциянең мөһимлеген билгеләп үтте, балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең үсеш тарихына фәнни якын килү, балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү мәсьәләләре һәрвакыт актуаль, шуңа күрә педагоглар, тәрбиячеләр, психологлар, остазлар багажында элек ирешелгән иң яхшы тәҗрибәләр дә, бүгенге көннең креатив методикалары да булырга тиеш, дип билгеләп үтте. Шулай ук ул Иҗтимагый палатаның балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре белән үзара хезмәттәшлеге турында сөйләде.
Секция җитәкчесе буларак Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, фәлсәфә фәннәре кандидаты Агапова Элеонора Игоревна чыгыш ясады.
Экспертлар: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы, социология фәннәре кандидаты Дәүләтшина Лилия Авальевна; Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы директоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламентында Татарстан Республикасы вәкиле Согрина Екатерина Игоревна.
Конференция Татарстан Республикасында балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең актуаль проблемалары һәм идарә итү перспективалары турында фикер алышып, тәҗрибәне аңлауга юнәлтелгән.
Конференциядә барлык белем бирү дәрәҗәсендәге педагогик хезмәткәрләр, шул исәптән гомуми белем бирү оешмалары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре, урта һөнәри һәм югары белем бирү оешмалары, балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Конференция Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Казан шәһәренең Вахитов районы Балалар иҗаты үзәге белән берлектә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә.