8 июльдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Яман шешкә каршы хәрәкәт» төбәкара иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан оештырылган «Фокуста онкологик пациент!» дискуссион чарасы үткәрелде
«Бер миссия тарихлары: коммерцияле булмаган оешмаларда гаиләләр» республика иҗади видеороликлар фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итү срогы 2026 елның 12 июленә (23:00 сәгатькә) кадәр озайтылды.
17 июньдә Питрәч районының Рус Казиле авылында храм каршындагы «Благовещение» православие социаль ярдәм үзәге базасында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау комиссиясенең күчмә утырышы булды.
15 июньдә гражданлык җәмгыятен үстерү максатыннан Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирүгә конкурслар үткәрү буенча республика комиссиясе утырышы узды. Катнашучылар алдагы конкурсларга нәтиҗә ясадылар, яңа гаризалар кабул итү кампаниясенә старт һәм оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
10 июньдә Лаеш районында «Татарстан Республикасы коммерцияле булмаган оешмаларының Интеллектуаль Сабан туе» эшлекле сессиясе булды, анда Татарстанның 20 муниципаль берәмлегеннән һәм Россиянең 20 төбәгеннән 140 катнашучы килде. Чара «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар остазлык мәктәбе» проекты кысаларында «Социаль эшмәкәрлек: коммерцияле булмаган оешмалар үсеше өчен инструментлар» өченче белем бирү курсының йомгаклау этабы булды.
ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлекне саклау комиссиясе рәисе Әлфия Вәлиева «XXI гасырда эксперт институтлар: глобаль куркыныч янау һәм яңа таләпләр шартларында принциплар, технологияләр, мәдәният» V Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
Әлмәттә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан оештырылган «Грантмейкинг: булдырабыз, эшләтеп җибәрәбез, үстерәбез» III форумы узды. Чара 150дән артык катнашучыны – коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләрен, эшмәкәрләрне, экспертларны һәм компаниянең грант конкурсында җиңүчеләрне берләштерде.
29 майда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары каршындагы һәм муниципаль берәмлекләрдәге иҗтимагый советлар белән хезмәттәшлек буенча эшче төркем утырышы булды.
14 майда ТР Иҗтимагый палатасының фән, мәгариф һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге комиссиясе рәисе Тамара Федорова һәм ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау комиссиясе рәисе Әлфия Вәлиева Казан ачык талантлар университетының 2.0. Фәнни-эксперт советы утырышында катнаштылар.
18 майда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Халыкара социаль хезмәт күрсәтү тәҗрибәсе: шәфкатьлелекнең рухи нигезләре» дигән түгәрәк өстәл булды. Чара «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән берлектә оештырылды.