Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы (авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга медицина һәм мәгариф, мәдәният һәм социаль ярдәм өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыра торган волонтерлык хәрәкәтләре, ирекле һәм иҗади берлекләр, оешмалар) иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда дәүләт хакимияте органнарының иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Көн саен Украинадагы хәлләр үзгәрә, анда инде берничә көн Югары Баш хәрби җитәкчесе, РФ Президенты Владимир Путин боерыгы буенча махсус хәрби операция үткәрелә. Моңа җавап итеп көнбатыш илләре моңарчы күрелмәгән икътисади санкцияләр кертте.
ТР Иҗтимагый палатасының этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комиссиясе рәисе, КФУ каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советының җаваплы сәркатибе Андрей Большаков билгеләп үткәнчә, кабул ителгән хәрби операция турындагы карар Россия җитәкчелегенең соңгы көннәрдәге гамәлләренең дәвамы булып тора.