Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы (авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга медицина һәм мәгариф, мәдәният һәм социаль ярдәм өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыра торган волонтерлык хәрәкәтләре, ирекле һәм иҗади берлекләр, оешмалар) иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда дәүләт хакимияте органнарының иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
«Иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешмалар республика тормышында сизелерлек роль уйный, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин очрашуны ачып җибәргәндә – социаль әһәмиятле функцияләрне башкарганда, коммерцияле булмаган оешмалар сыгылмалырак һәм максатчан рәвештә мәдәни, яшьләр, экология һәм башка өлкәләрдә мөһим бурычларны хәл итә. Без сезнең белән беренче тапкыр шундый форматта очрашабыз, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары хезмәттәшлеккә әзер».
Татарстанда барлыгы 6 меңнән артык коммерцияле булмаган оешма теркәлгән. Татарстан теркәлгән иҗтимагый оешмалар саны буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора. Ә тагын теркәлмәгән берләшмәләр бар, шул исәптән интернет-бергәлекләр дә. Аларның кайберләре күп еллар актив эшли, икенчеләре үз инициативаларын тормышка ашырып таркала. Шулай ук республикада үз инициативаларын гамәлгә ашыручы гражданнар активистлары да бар. 2022 елның 1 гыйнварына безнең республикада 93 597 ирекле кеше исәпләнә, бу яшьләр генә түгел, ә көмеш волонтерлар, корпоратив иреклеләре дә.
«Дәүләт һәрвакытта да кайбер яңа чакыруларга оператив җавап бирә алмый, – диде парламент җитәкчесе, - мондый шартларда нәкъ менә иҗтимагый оешмалар, ирекле һәм волонтерлык хәрәкәтләре беренче планга чыга, алар йөрәк кушуы буенча аңа мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтә».
Үз чыгышында Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева билгеләп үткәнчә, коммерцияле булмаган сектор инициативалары финанс-матди һәм мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтүгә генә мохтаҗ түгел, ә эшчәнлекне нәтиҗәле оештыруга мисаллар күрсәтергә, дәүләт институтларыннан да, җәмгыятьтән дә яклау алган гражданлык хезмәтенең югары стандартлары системасын формалаштырырга һәм пропагандаларга кирәк.
Зилә Вәлиева тыңлаучыларның игътибарын, үз сайтлары һәм аккаунтлары булуга карамастан, социаль челтәрләрдә иҗтимагый оешмалар санын арттыру һәм массакүләм мәгълүмат чараларында коммерцияле булмаган оешмалар турында мәгълүмат бастыру кирәк, чөнки киң җәмәгатьчелек коммерцияле булмаган сектор эшчәнлеге, хезмәтләр һәм чаралар, шулай ук активистлар турында аз белә, дип ассызыклады.
«Коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеген популярлаштыру өчен Татмедиа агентлыгы оештырган еллык конкурска өстәмә рәвештә коммерцияле булмаган оешманың социаль рекламасын җитештерүгә һәм урнаштыруга ярдәм итү чараларын уйларга кирәк», – дип ассызыклады ул.
Зилә Вәлиева чыгышында республикада коммерцияле булмаган оешмаларга грант һәм милек ярдәме, шулай ук өченче секторны инфраструктур үстерүдә ярдәм итү турында сөйләде.
Шулай ук Зилә Вәлиева республиканың һәр муниципаль берәмлегендә коммерцияле булмаган секторны үстерү максатларында «Муниципалитет – коммерцияле булмаган оешма» рейтингын ел саен формалаштыру тәкъдиме белән чыгыш ясады.
РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Максим Скирда үзенең докладында билгеләп үткәнчә, яңа коммерцияле булмаган оешмалар арту тенденциясе күзәтелә: 2021 елда 337 төзелгән, һәм контроль-күзәтчелек чаралары барышында ачыклана торган типик хокук бозуларны характерлады, шулай ук, коммерцияле булмаган оешмаларны теркәү өчен бердәм портал аша электрон рәвештә документлар тапшыру мөмкинлеге тәэмин ителгән, шул ук вакытта дәүләт теркәве өчен дәүләт пошлинасы түләнми, дип белдерде.
Максим Скирда сөйләвенчә, дәүләт теркәве турында карарлар кабул итү эшен оптимальләштерү максатларында, тиешле документларны алган көннән алып 14тән 7 эш көненә кадәр коммерцияле булмаган оешмаларны теркәү сроклары кыскартылды, иҗтимагый һәм дини берләшмәләргә карата – 30дан 20 календарь көнгә кадәр.
Коммерцияле булмаган сектор вәкилләре дәүләт хакимияте органнарының иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләсе буенча фикер алышуда актив катнашты. Эшне яхшырту өчен тәкъдимнәр әйтелде.
ТР Рәссамнар берлеге балалар һәм күчеп килергә мәҗбүр булганнар өчен дәресләр үткәрү тәкъдиме белән чыкты, ТР кинематографистлар берлеге шулай ук алар өчен кинокүрсәтүләр уздырырга тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (ИЭУП) ректоры Асия Тимирясова университетның өченче миссиясе һәм гамәлгә ашырыла торган социаль проектлар белән таныштырды, югары уку йортлары белән эшләгәндә коммерцияле булмаган оешмалар өчен никадәр киң перспективалар ачылганын күрсәтте.
ТР Алабуга районы башлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Алабугада ТР Иҗтимагый советлары форумын уздырырга тәкъдим итте, шулай ук районнарның Җәмәгать советларын үз тирәсенә районнардагы коммерцияле булмаган оешмаларны берләштерү өчен кулланырга тәкъдим итте.
«Спорт киләчәге» спорт-массакүләм чараларын оештыру үзәге директоры Эльвира Драгайцева коммерцияле булмаган оешма эшчәнлеге турында җәмәгатьчелеккә киңрәк мәгълүмат бирүне, шулай ук социаль реклама турындагы законның эше турындагы мәсьәләне карауны сорады.
«Яңа Гасыр» генераль директоры Лилия Таишева коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтүнең масштабына бәйле рәвештә дифференциацияләү турында тәкъдим кертте.
«Бу закон чыгаручылар белән беренче очрашу, ышанам, ул традицион булачак, – дип билгеләде Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, – иң мөһиме – коммерцияле булмаган оешма белән хакимият арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштырырга омтылу».
Очрашуда республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Максим Скирда, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, ТР Президенты Аппараты, федераль хакимият органнары вәкилләре катнашты.
Фото (с) https://gossov.tatarstan.ru/pressa/photoreport/photoreport/985.htm