ТР Иҗтимагый палатасы быел үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә торган тоталь диктант мәйданчыкларының берсе булды. Акциягә һәрьяклап ярдәм итәргә һәм үз белемнәрен тикшерергә ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм экспертлары, аларның якыннары, коммерцияле булмаган сектор вәкилләре килде.
2023 елның 7 декабрендә ТР ДОСААФ бинасында Ватан геройлары көненә багышланган тантаналы чаралар узды.
13 сентябрьдә Казан шәһәре Мәскәү районының 99нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Советлар Союзы Герое Зоя Анатольевна Космодемьянскаяның тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды. Герой исеме белән мәктәпнең Хәрби дан музее аталган.
11 сентябрьдә Чистайда Геройлар аллеясында махсус хәрби операциядә, локаль сугышларда һәм башка кораллы конфликтларда катнашучыларга һәйкәл ачу тантанасы була.
2023 елның 21 августында Татарстан Иҗтимагый палатасында Түбән Кама Иҗтимагый советы инициативасы белән «Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр – Татарстан Республикасында дәресләр үткәрү тәҗрибәсе һәм перспективалары» түгәрәк өстәле узды.
ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе урынбасары Рафаэль Шакирҗанов «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалындагы очрашуда катнашты.
Бүген Казанда «Черек күл» паркында Россия көне һәм «Динамо» спорт җәмгыятенең 100 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. Бәйрәм мәйданчыгында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе, Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин булдылар.
15 февральдә Казан шәһәренең сугышчы-интернационалистлары мемориалы янында Әфганстан Демократик Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгаруның 34 еллыгына багышланган хәтер митингы булды.
Истәлекле дата – совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 34 ел тулу уңаеннан Анатолий Иванович Чехов исемендәге хәрби-патриотик белем бирү үзәге – 67нче мәктәптә түбәндәге хөрмәтле кунаклар – Әфган сугышы ветераннары катнашында тантаналы чара үткәрелде
16 ноябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары Рафаэль Шакирҗанов һәм Любовь Смирнова Казан шәһәре Яңа Савин районының 113 нче номерлы урта гомуми белем бирү татар-рус мәктәбе укучыларына паспортлар тапшыру тантанасында катнаштылар.