ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева тавыш бирүнең җәмәгать контроле буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Координация советы утырышын үткәрде.
Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга һәм 8 сентябрьдә узачак Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына өстәмә депутатлар сайлауга әзерлек барышы турында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов сөйләде.
Сайлаучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 100 депутат сайларга туры киләчәк: 50 кеше – бердәм сайлау округы буенча, 50 кеше – бер мандатлы сайлау округлары буенча. Моннан тыш, бу көнне 38 муниципаль берәмлектә өстәмә сайлаулар узачак, анда 145 җирле депутат сайланачак, бүгенге көнгә 511 кеше – бер мандатка 3,5 кеше тәкъдим ителгән.
1 нче июльгә булган мәгълүматларга караганда, 2 926 245 татарстанлы актив сайлау хокукына ия.
Үзәк сайлау комиссиясендә үз партия исемлекләрен 6 сәяси партия теркәде: «Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», ЛДПР, «Яңа кешеләр» һәм «Гражданлык инициативасы». ТР Дәүләт Советына катнашу өчен барлыгы 427 кандидат, ягъни бер мандатка 4 кандидат тәкъдим ителде: 179 – бердәм республика округы буенча, 248 – республиканың 50 бер мандатлы округында. Бер мандатлы округларда сәяси партияләр вәкилләреннән тыш, 12 кеше үз-үзләрен тәкъдим итте.
10 августтан массакүләм мәгълүмат чараларында агитация башлана.
Тавыш бирү процессында җәмәгать контроле гамәлгә ашырылачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда сайлаучылар үзләренең факттагы урыннары буенча тавыш бирә алачак, «Мобиль сайлаучы» механизмы кулланылачак, әмма шул ук вакытта гаризаны 24 июльдән 4 сентябрьгә кадәр ТИК, МФЦ һәм Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында тапшыру срокларын үтәргә кирәк. 28 августтан 4 сентябрьгә кадәр теләсә кайсы участок комиссиясенә гариза бирергә мөмкин. Игътибар итәргә кирәк, әгәр сайлаучы үз округында тавыш бирергә теләми икән, аның партия исемлекләре буенча гына тавыш бирү мөмкинлеге булачак, ягъни алар кулларына бер генә бюллетень алачак.
Муниципаль сайлауларда «Мобиль сайлаучы» механизмы каралмаган, әмма вакытыннан алда тавыш бирү мөмкинлеге кала. Территориаль сайлау комиссияләрендә вакытыннан алда тавыш бирү 28 августтан 3 сентябрьгә кадәр, участок сайлау комиссияләрендә 4 сентябрьдән 7 сентябрьгә кадәр башланачак.
Иҗтимагый күзәтү эшен оештыру һәм сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб эше турында ТР Иҗтимагый палатасының хокукый мәсьәләләр һәм иҗтимагый контроль комиссиясе рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Тимур Какохо сөйләде.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында сайлау процессы барышында законнарның үтәлешен һәрьяклап һәм сыйфатлы контрольдә тотуны тәэмин итү буенча кирәкле инфраструктура булдырылды.
Бу өлкәдә Татарстан Республикасының барлык участок сайлау комиссияләрендә сайлаулар барышында катнашкан Иҗтимагый палатадан күзәтүчеләр мөһим эш башкара.
Җәмәгать күзәтүчеләрен әзерләү буенча махсус программа эшләнде, аның кысаларында алар сайлауларда җәмәгать контролен гамәлгә ашыру өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр алалар. Укыту барышында алар күзәтүчеләр өчен Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әзерләгән «Алтын стандарт» белән танышалар.
Иҗтимагый контрольнең ачык рәвештә гамәлгә ашырылуы һәм аның процессының, нәтиҗәләренең «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» электрон порталында күрсәтелеп барылуы мөһим, анда күзәтүчеләр комментарийлар калдыра, җентекле отчетлар бирә һәм тавыш бирү барышында сайлау участогындагы реаль хәлне чагылдыра торган фото- һәм видеоматериаллар урнаштыралар.
Моннан тыш, күзәтүчеләргә ярдәм йөзеннән ТР Иҗтимагый палатасы экспертларыннан һәм Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан бүлеге әгъзаларыннан төзелә торган ситуацион үзәк тә эшли. Экспертлар күзәтүчеләргә барлык кирәкле хокукый ярдәм күрсәтә.