13 сентябрьдә Казан шәһәре Мәскәү районының 99нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Советлар Союзы Герое Зоя Анатольевна Космодемьянскаяның тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды. Герой исеме белән мәктәпнең Хәрби дан музее аталган.
Чараларда «Хәрби туганлык» оешмасы әгъзалары катнашты, алар мактаулы кунаклар булдылар. Чараларны оештыруда ТР Иҗтимагый палатасының яшьләр эшләре, Иреклелекне үстерү һәм патриотик тәрбия комиссиясе рәисе урынбасары Рафаэль Шакирҗанов катнашты.