Татарстан Республикасы Рәисенең гражданлык җәмгыятенә ярдәм итү буенча грант конкурсына гаризалар кабул итү 2026 елның 14 августына кадәр дәвам итәчәк. Бөтен республика буенча катнашучыларны актив әзерләү бара: ресурс үзәкләре коммерцияле булмаган оешмалар өчен семинарлар һәм индивидуаль консультацияләр үткәрә.
12 июньдә Казан Кремлендә Дуслык парады һәм ачык лекторий булды, аны ТР Иҗтимагый палатасы Россиянең «Белем» җәмгыяте белән берлектә оештырды. Чаралар республиканың төп этномәдәни вакыйгаларының берсе булган «Мәдәниятләр мозаикасы» XI республика этноконфессиональ фестивале кысаларында узды. ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары бәйрәм колоннасында үттеләр һәм лекорийда катнаштылар.
10 июньдә Лаеш районында «Татарстан Республикасы коммерцияле булмаган оешмаларының Интеллектуаль Сабан туе» эшлекле сессиясе булды, анда Татарстанның 20 муниципаль берәмлегеннән һәм Россиянең 20 төбәгеннән 140 катнашучы килде. Чара «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар остазлык мәктәбе» проекты кысаларында «Социаль эшмәкәрлек: коммерцияле булмаган оешмалар үсеше өчен инструментлар» өченче белем бирү курсының йомгаклау этабы булды.
31 мартта Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Россия Пенсионерлар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге тарафыннан оешмага нигез салынуга 20 ел тулу уңаеннан оештырылган «Актив озын гомер – өлкән буынның өстенлеге» фәнни-гамәли конференциясе булды.
Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында 2025 елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Утырышта ведомство хезмәткәрләре, Сәламәтлек саклау министрлыгының Иҗтимагый советы әгъзалары, Иҗтимагый палата әгъзалары, фәнни һәм медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
18 февральдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2025 елда халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча иҗтимагый фикер алышулар булды.
6 февральдә ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау комиссиясенең беренче утырышы булды. Катнашучылар комиссиянең эш планы һәм эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алыштылар.