Татарстанның торыр урыны булмаган кешеләргә ярдәм итү тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә уникаль дип танылды

2026 елның 30 июне, сишәмбе

29 июньдә ТР Милли китапханәсендә  «Тормыш сыйфаты. Россия Федерациясе Президентының яңа йөкләмәләре контекстында торыр урыны булмаган кешеләргә медицина ярдәме» Россиякүләм конференциясе старт алды. Чарага РФ Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм Кеше хокуклары советы әгъзалары, 30дан артык төбәктән хакимият органнары һәм коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре җыелды.

Очрашу Россия Президенты Владимир Путинның документларсыз һәм теркәлмичә яшәгән гражданнар өчен планлы медицина ярдәме алу мөмкинлеге турындагы күрсәтмәләре нәтиҗәсендә оештырылды. Кеше хокуклары буенча совет башлыгы Валерий Фадеев билгеләп үткәнчә, Татарстан – паспорты һәм полисы булмаган кеше мондый ярдәм алу мөмкинлегенә ия була торган аз санлы төбәкләрнең берсе булуын һәм Казанга бу тәҗрибәне өйрәнеп, башка төбәкләргә тапшыру өчен килүен әйтте.

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев сәламләү сүзендә түбәндәгене билгеләп үтте:

«Хакимиятнең, коммерцияле булмаган секторның һәм бизнесның социаль ярдәм, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә төрле яклап ярдәм күрсәтү мәсьәләләрендә үзара хезмәттәшлеге дәрәҗәсе гражданлык җәмгыятенең җитлеккәнлек дәрәҗәсен, кискен социаль проблемаларны хәл итүгә гражданлык активистларының җәлеп ителү дәрәҗәсен характерлый».

Татарстанда системалы карашның гамәлгә ашырылуы турында «Кеше приюты» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Александр Суханов сөйләде. Республикадагы эшчәнлек дәверендә шундый алгоритм төзелгән: документсыз калган кеше туклану пунктына килә, социаль хезмәткәр аны үзәккә җибәрә, анда юристлар документларын торгыза, ә медицина ярдәме Казанның 7 нче поликлиникасында һәм 12 нче шәһәр хастаханәсендә күрсәтелә. Бу «Кеше приюты», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган оешмасы ресурс үзәге арасындагы килешү нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Конференциядә катнашучылар билгеләп үткәнчә, Татарстанның яшәү урыны булмаган кешеләргә планлы медицина ярдәме күрсәтүне оештыру тәҗрибәсе Россия Федерациясенең башка субъектларында да таратылырга лаек. Республика авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә лидерларның берсе дигән статусын раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International