ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Ватанны саклаучылар елы нәтиҗәләре һәм хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына әзерлек буенча оештыру комитетлары утырышында катнаштылар

2026 елның 20 феврале, җомга

Бүген Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында 2025 елда Ватанны саклаучылар елын һәм 2026 елда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын үткәрү нәтиҗәләре буенча оештыру комитетлары утырышы узды. Чара Жуков орденлы Казан югары танк командасы училищесында үткәрелде. Утырышта ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре: рәис Александр Терентьев, палата әгъзалары Ольга Павлова, Владимир Самойленко катнашты.

Утырышта катнашучыларны сәламләп, Республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева 2025 елда Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы чаралары планнары тулысынча гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте. Республикада төрле масштабтагы 1000нән артык чара үткәрелде, алар барлык муниципаль берәмлекләрне колачлады һәм эшкә барлык яшь категориясендәге вәкилләрне җәлеп итте.

Татарстанда яшәүчеләр «Үлемсез полк» ның көндезге йөрешен, «Геройлар белән диалоглар», «Безнең геройларга», «Ветеран белән ял көннәре» проектларын, шулай ук эзләү отрядларын, хәрби-патриотик клубларны һәм яшьләр оешмаларын берләштергән ел саен үткәрелә торган «Хәтер маршы» акциясен аеруча билгеләп үттеләр.

2018 елдан Идел буе федераль округында Советлар Союзы һәм Россия Геройлары истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән «Ватан Геройлары» проекты гамәлгә ашырыла. Ул яшьләрне патриотик тәрбияләү өчен зур әһәмияткә ия. Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча республика 3 нче урынны алган.

Үткәрелгән чараларның күбесе махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән уздырыла торган эш белән бәйле иде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Ватанны саклаучылар елында гамәлгә ашырылган чаралар хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында бу эшне дәвам итүнең мөһимлеген һәм кирәклеген күрсәтте. «Барлык чаралар да оештыру һәм эчтәлек ягыннан югары дәрәҗәдә үткәрелергә тиеш. Медицина һәм социаль ярдәм күрсәтүгә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чараларына бәйле мәсьәләләргә аерым игътибар бирергә кирәк. Илнең оборона министры кушуы буенча СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең кимендә 90% ы электрон рәвештә күрсәтелергә тиеш. Бу аларның үтә күренмәлелеген һәм тизлеген тәэмин итәчәк", - диде Татарстан Рәисе.

Ул муниципаль берәмлекләр башлыкларының СВОда һәлак булган катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү, шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераннарын эшкә урнаштыру мәсьәләләре аерым контрольдә торырга тиешлегенә игътибар итте. ТР Рәисе махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе эшен активлаштырырга өндәде.

Республика Рәисе Бөек Җиңүнең 81 еллыгын югары дәрәҗәдә бәйрәм итәргә, Бөек Ватан сугышының һәр ветеранына ярдәм күрсәтергә, аларны игътибар һәм кайгырту белән әйләндереп алырга кушты. Искәртәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Николаевич Комлевка «Дуслык» орденын тапшырды, аңа 2 февральдә 100 яшь тулган иде.

Ахырда Татарстан Рәисе утырышта катнашучыларны якынлашып килгән Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International