12 июньдә Казан Кремлендә Дуслык парады һәм ачык лекторий булды, аны ТР Иҗтимагый палатасы Россиянең «Белем» җәмгыяте белән берлектә оештырды. Чаралар республиканың төп этномәдәни вакыйгаларының берсе булган «Мәдәниятләр мозаикасы» XI республика этноконфессиональ фестивале кысаларында узды. ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары бәйрәм колоннасында үттеләр һәм лекорийда катнаштылар.
Кремль территориясендә меңнән артык катнашучыны берләштергән традицион Дуслык Парады узды. Милли киемнәр кигән 100 гә якын халык вәкилләре Спас манарасыннан «Кол-Шәриф» мәчетенә, аннан Туп ишегалды аша Гавами урыннар ишегалдына үтте. Катнашучылар арасында – депутатлар, иҗтимагый оешмалар лидерлары, милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре, хакимият органнары, югары уку йортлары вәкилләре, чит ил студентлары һәм барлык теләүчеләр бар иде.
Дуслык парады һәм фестивальдә катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Ул барысын да Россия көне белән котлады, һәм «Мәдәниятләр мозаикасы» фестиваленең барлык халыклар һәм конфессияләр вәкилләренең бердәмлеге, үзара хөрмәте һәм һәр гражданның әһәмиятен тану үрнәге булуын билгеләп үтте.
Шул ук көнне Казан Кремленең Гавами урыннарында Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Бүләкләнүчеләр арасында ТР Иҗтимагый палатасының традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту комиссиясе әгъзасы Илфар хәзрәт Хәсәнов та бар. Татарстан рәисе дин әһелләренең республикада милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгытуга, ныклы тынычлык һәм татулыкны саклауга керткән җитди өлешләрен билгеләп үтте.
Аннары Гавами урыннар мәйданчыгында ачык лекторий үткәрелде. ТР Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, сугышчан хәрәкәтләр ветераны Наталья Топал «Хәрби һәм хезмәт батырлыгы: буыннар элемтәсе» дигән лекция белән чыгыш ясады. Лекция сугышка кадәрге еллардагы идеологик мобилизациягә, Бөек Ватан сугышы елларындагы массакүләм батырлыкка һәм безнең көннәрдәге вакыйгалар белән параллельләргә багышланган иде.
Шулай ук Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау, җәмгыятьне берләштерүдә дини практикаларның роле һәм дөньяга дини карашның шәхескә, мәдәнияткә, балаларга һәм яшьләргә белем һәм тәрбия бирүгә йогынтысы турында панель дискуссия узды. Модератор сыйфатында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина катнашты. Дискуссиядә ТР Иҗтимагый палатасының традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту комиссиясе әгъзасы протоиерей Владимир Самойленко катнашты.
Фестиваль кунаклары өчен кулдан эшләнгән эшләнмәләр белән этномаркет, милли хуҗалыклар эшләде, халык һөнәрләре буенча мастер-класслар һәм спорт «Спартакиадасы» үткәрелде. Фестиваль республиканың төп этномәдәни вакыйгаларының берсе статусын раслый һәм Россиянең күпмилләтле халкының төп көче нәкъ менә мәдәни күптөрлелеккә бердәмлектә һәм хөрмәт итүдә булуын ассызыклый.