21 июльдә Казанда Мәрьям Ананың Казан иконасы пәйда булган көнне билгеләп үттеләр. Бәйрәм чараларында Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл да булды.
Казан Богородица монастыренда төзекләндерелгән Никола Тульский гыйбадәтханәсен изгеләндерү тантанасының төп вакыйгасы булды. Бу гыйбадәтханәне торгызу аеруча тарихи әһәмияткә ия – нәкъ менә ул беренче булып Богородица иконасын кабул иткән һәм аны кышкы вакытта саклаган. Йөз елга беренче мәртәбә бу диварларда яңгыраган изге литургиядә дәрәҗәле кунаклар гына түгел, гади диндарлар да гыйбадәт кылды.
Бәйрәм Казан Кремленең Благовещение соборыннан масштаблы тәре йөреше белән башланып китте. Быел йөрештә 7 меңгә якын кеше катнашты, бу узган елга караганда шактый күбрәк. Дин тотучыларның юлы Богородицкий монастыре диварлары янында тәмамланды, анда хезмәтнең турыдан-туры трансляциясе оештырылды.
Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны мәктәпкә әзерләү өчен акча җыю акциясе кысаларында «Ак чәчәк» хәйрия ярминкәсе аерым атмосфера тудырды.
Изге Патриарх, җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп, Татарстанның динара тынычлыкны һәм татулыкны саклауда уникаль тәҗрибәсен билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, Россиядә, бигрәк тә Казанда, православие һәм ислам дине вәкилләре гармониядә яши, бөтен дөнья өчен үрнәк булып тора.
Үз чиратында, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рус Православие чиркәве башлыгына ярдәме өчен рәхмәт белдерде һәм аны киләсе елга кабат кунакка көтәргә вәгъдә итте.
Чараларда ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары катнашты.
.jpg)

