20 сентябрьдә тавыш бирүнең өченче, йомгаклау көне тәмамланды. IT-парк мәйданчыгында ачылган иҗтимагый күзәтү үзәгендә һәм ситуацион Үзәктә барлык өч көн дәвамында сайлау процессын иҗтимагый контрольдә тоту буенча эш алып барылды. Өч көн эчендә үзәккә 200дән артык кеше килде.
20 сентябрьдә Казанда IT-парк базасында эшләүче Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы каршындагы Иҗтимагый күзәтү үзәгендә төбәк программасы кысаларында Казанга килгән 2026 елгы Бөтендөнья яшьләр фестивале делегациясе булды.
20 сентябрьдә Казандагы IT-парк базасында урнашкан ТР Иҗтимагый палатасы каршындагы Иҗтимагый күзәтү үзәгендә республиканың муниципаль районнары вәкилләре белән турыдан-туры элемтә булды. Чара IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүнең өченче, төп көнендә үткәрелде.
19 сентябрьдә IT-парк мәйданчыгында Иҗтимагый күзәтү үзәге һәм ситуация үзәгенең икенче эш көне тәмамланды. Бер көн эчендә үзәккә 40 тан артык кеше килде.
18 сентябрьдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы базасында тугызынчы чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда, Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына өстәмә депутат сайлауларда һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына өстәмә депутатлар сайлауларда тавыш бирү барышын яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары өчен бердәм мәгълүмат үзәге ачылды.
10 сентябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб утырышы булды. Катнашучылар күзәтүчеләрне әзерләүгә һәм укытуга йомгак ясадылар, иҗтимагый контроль инфраструктурасының әзерлеге һәм сайлау кампаниясенең мәгълүмати куркынычсызлыгы мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
7 сентябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында утырыш үткәрелде, анда 2026 елның беренче яртыеллыгында профильле комиссияләрнең эш нәтиҗәләре, шулай ук оештыру мәсьәләләре каралды.
ТР Иҗтимагый палатасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты утырышы булды. Премияне алуга документлар кабул итү 1 сентябрьдә башланачак һәм 2026 елның 5 октябренә кадәр дәвам итәчәк.
ТР Үзәк сайлау комиссиясенең «Точка выбора» («Сайлау ноктасы») мәгълүмат үзәгендә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен 18-20 сентябрьдә үткәреләчәк Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга әзерләнүгә багышланган брифинг булды. Чарада ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев һәм палатаның Хокук мәсьәләләре һәм иҗтимагый контроль комиссиясе рәисе Тимур Какохо катнашты.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында җәмәгать күзәтүчеләре белән дәресләр үткәрүче төбәк укытучылары өчен укыту чарасы үткәрелде. Укулар «Независимый общественный мониторинг» ассоциациясенең федераль экспертлары тарафыннан оештырылган.