20 сентябрьдә Казанда IT-парк базасында эшләүче Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы каршындагы Иҗтимагый күзәтү үзәгендә төбәк программасы кысаларында Казанга килгән 2026 елгы Бөтендөнья яшьләр фестивале делегациясе булды.
Делегация составына төрле илләрдән 11 электораль эксперт – дәүләт органнары, муниципаль хезмәт, коммерцияле булмаган оешмалар һәм сайлау комиссияләре вәкилләре керде. Алар арасында – Индонезия, Аргентина, Үзбәкстан, Ливан, Мексика, Оман, Мисыр, Мадагаскар һәм башка дәүләтләр экспертлары.
Кунакларны ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев каршы алды. Ул халыкара багланышларның һәм сайлау процессына иҗтимагый контроль өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуның мөһимлеген билгеләп үтте.
Иҗтимагый күзәтү үзәген оештыру өчен җаваплы Рафаэль Фәхретдинов делегация өчен экскурсия үткәрде. Кунаклар үзәкнең эше, сайлау участокларын видеокүзәтү системасы һәм ситуация үзәге белән багланышлар белән таныштылар.
Визит IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны күзәтү кысаларында үткәрелде.



