РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүнең өченче көне тәмамланды

2026 елның 20 сентябре, якшәмбе

20 сентябрьдә тавыш бирүнең өченче, йомгаклау көне тәмамланды. IT-парк мәйданчыгында ачылган иҗтимагый күзәтү үзәгендә һәм ситуацион Үзәктә барлык өч көн дәвамында сайлау процессын иҗтимагый контрольдә тоту буенча эш алып барылды. Өч көн эчендә үзәккә 200дән артык кеше килде.

Республика күләмендә күзәтүчеләр хәбәр иткәнчә, сайлау участоклары штат режимында эшләде. Фото- һәм видеофиксация тапшырдылар, ситуация үзәгенә оператив мәгълүмат бирделәр.

Тавыш бирү йомгаклары сайлау комиссияләре беркетмәләрен эшкәрткәннән соң ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International