20 сентябрьдә Казандагы IT-парк базасында урнашкан ТР Иҗтимагый палатасы каршындагы Иҗтимагый күзәтү үзәгендә республиканың муниципаль районнары вәкилләре белән турыдан-туры элемтә булды. Чара IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүнең өченче, төп көнендә үткәрелде.
Чарада ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев, сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе Тимур Какохо, Иҗтимагый күзәтү үзәген оештыру ягыннан тәэмин итү өчен җаваплы Рафаэль Фәхретдинов, палатаның Хокук мәсьәләләре һәм иҗтимагый контроль комиссиясе рәисе урынбасары Евгения Храмова катнашты.
Видеоконференция барышында катнашучылар урыннарда сайлаулар барышы турында мәгълүмат алмашты, бу тавыш бирү көненең гомуми картинасын формалаштырырга мөмкинлек бирде. Сайлау участокларындагы хәлләр турында районнар вәкилләре сөйләде:
Исегезгә төшерәбез, республиканың сайлау участокларында ТР Иҗтимагый палатасы җибәргән 2,7 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән муниципалитетларның иҗтимагый советлары әгъзалары да. Иҗтимагый күзәтү үзәге һәм Ситуация үзәге эше тавыш бирү тәмамланганчы дәвам итәчәк.