23 сентябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында «Хезмәт законнарының актуаль мәсьәләләре» темасына коллегия утырышы булды. Чарада хезмәт хакы буенча срогы чыккан бурычларны формалаштыруга каршы тору, легаль булмаган мәшгульлеккә каршы тору һәм хезмәтне саклау буенча республика ведомствоара комиссияләре вәкилләре, шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары катнашты.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов мөрәҗәгать итте. Үзенең докладында ул заманча хезмәт законнарының төп аспектларын һәм ведомство эшенең өстенлекле юнәлешләрен яктыртты.
ТР Прокуратурасының социаль өлкәдәге законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы Айрат Галимов хезмәт законнарының үтәлешен күзәтү турында сөйләде.
«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры урынбасары Жанна Хәлиуллина компаниянең гаилә вазифалары булган хезмәткәрләргә ярдәм итүгә һәм демографик күрсәткечләрне яхшыртуга юнәлдерелгән «Корпоратив демографик стандарт»ны гамәлгә кертү тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Түбән Кама районы Башкарма комитетының хезмәтне саклау секторы мөдире Гөлнара Хәйретдинова хезмәтне саклау буенча Координация советының муниципаль дәрәҗәдә эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Чара азагында бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Елена Муравьевага күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан Рәхмәт хаты тапшырылды.


