Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Совет утырышы узды, анда «Бердәмлектә көч» гражданнар форумын әзерләүнең төп оештыру мәсьәләләре каралды. Чара 24 августта үткәреләчәк.
Утырыш барышында катнашучылар форумның эчтәлекле программасы, эш регламенты һәм үткәрүнең техник аспектлары турында фикер алыштылар. Форумда катнашучылар составы расланды һәм формалаштырылды. Аның эшендә хакимият органнары, депутатлар корпусы вәкилләре, муниципаль берәмлекләр, иҗтимагый советлар, югары уку йортлары, предприятиеләр һәм коммерциягә карамаган сектор, шулай ук дини һәм этномәдәни оешмалар җитәкчеләре катнашачак. Чара җәмәгатьчелек, хакимият һәм бизнесның 600дән артык вәкилен берләштерер дип көтелә.
«Бердәмлектә көч» гражданнар форумы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының 20 еллыгына багышлана һәм Республикада Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә һәм ныгытуда дәүләт һәм җәмгыять тырышлыкларын берләштерүгә ярдәм итәргә тиеш.