Аерым игътибар зонасында: Казанда МХО хәрбиләренә ничек ярдәм итәләр

2026 елның 5 августы, чәршәмбе

4 августта Казанда дәваланучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга медицина ярдәме күрсәтүне оештыруга җәмәгать мониторингы үткәрелде. Хастаханәләргә барып кайтуны Әлфия Вәлиева рәислегендә ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау комиссиясе оештырды.

Эшче төркем составына палатаның патриотик тәрбия, яшьләр һәм ветераннар эшләре комиссиясе рәисе Әнвәр Мөхәммәтҗанов, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов, шулай ук палатаның җәмәгать эшлеклеләре һәм экспертлары керде.

Эшче төркем Казанның биш медицина учреждениесендә булды: сугыш ветераннары госпиталендә, 12 нче шәһәр клиник хастаханәсендә, 16 нчы шәһәр клиник хастаханәсендә, 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә, М.Н. Садыйков исемендәге 18 нче шәһәр клиник хастаханәсендә һәм профессор К.Ш. Зыятдинов исем. үзәк шәһәр клиник хастаханәсендә.

Палаталарны карап йөргәндә җәмәгать эшлеклеләре хәрбиләр белән аралашты, алар күрсәтелә торган ярдәмнең шартлары һәм күләме аларны тулысынча канәгатьләндерә, дип хәбәр итте. Хастаханәләрдә социаль хезмәтләр һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек оештырылган: МХОда катнашучыларга даими рәвештә социаль хезмәтләр вәкилләре, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты һәм «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды хезмәткәрләре килә, алар кире элемтә җыялар һәм бюрократик һәм көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәләр.

Әлфия Вәлиева:

«Хастаханәләр үз көчләрен һәм ресурсларын вакытында туплый алды. Бүген без аларда геройларыбызны кабул итү һәм дәвалау өчен барлык кирәкле шартлар тудырылганын күрәбез. Иҗтимагый палатаның бурычы – бу процессны даими контрольдә тоту» - дип билгеләп үтте.

Әнвәр Мөхәммәтҗанов сугышчылар белән аралашты, үзенең тернәкләнү тарихы белән уртаклашты һәм аларга тизрәк терелүләрен теләде.

МХОда катнашучыларга медицина ярдәме күрсәтүне оештыру мониторингы дәвам иттереләчәк. Бу юнәлештә эш Түбән КамаЧистайда, Бөгелмәдә һәм Әлмәттә башкарылган, шундый ук сәяхәтләр республиканың башка шәһәрләрендә дә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International