2026 елның җәендә Татарстан лагерьларында 173 меңнән артык бала ял итте

2026 елның 22 сентябре, сишәмбе

21 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында социаль сәясәт комитеты һәм эксперт советының уртак утырышы булды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау комиссиясе рәисе Әлфия Вәлиева һәм комиссия әгъзасы Анна Мөбәрәкшина катнашты.

Утырышта җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясалды. ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Руслан Семенов хәбәр иткәнчә, балалар лагерьларында 173 меңнән артык бала ял иткән, шул исәптән 5 меңгә якыны – Кара диңгез буендагы лагерьларда. 2026 елда кампанияне финанслау 3,1 млрд сум тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда 529 млн сумга күбрәк.

37,7 мең бала бушлай ял итте, шул исәптән МХОда катнашучыларның гаиләләреннән 8,6 мең бала. Инвалид һәм сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга аерым игътибар бирелде – шундый 1250 бала өчен ял оештырылды. Шефлыктагы территорияләрдән (Лисичанск һәм Рубежное) 218 бала өчен Татарстан һәм Краснодар крае лагерьларында өч смена үткәрелде.

«Җәй – балаларга» лагерьларны реновацияләү программасы буенча 2019 елдан 2026 елга кадәр 8,2 млрд сумлык 62 балаларны савыктыру лагере төзекләндерелде һәм төзелде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы лагерьларда 64 мең бала ял иткән. Татар теле буенча сөйләм практикасы сменасы аеруча популяр.

Утырышта катнашучылар балаларны лагерьларда урыннар белән тәэмин итү, инфраструктураны яңарту һәм кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук югары технологияле медицина ярдәмен финанслау һәм адреслы социаль ярдәм турындагы законга үзгәрешләр кертү турындагы закон проектлары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International