Яшь тикшеренүчеләр һәм экскурсоводларның «Маршруты милосердия» («Мәрхәмәт маршрутлары») VI Республика проект-конкурсында катнашу мөмкинлеге бар әле. Гаризалар 2026 елның 15 августына кадәр кабул ителә.
Конкурс җәйге ял вакытында мәктәп яны, сәламәтләндерү, спорт һәм башка лагерьларга йөрүче 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге мәктәп укучыларын берләштерә. Катнашучылар социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр һәм мәгариф оешмаларында укучылар була ала. Һәр оешма өч кешегә кадәр булган команда төзи.
Конкурска туган ягында хәйриячелек һәм меценатлык тарихына бәйле танылган шәхесләр һәм мәдәни объектлар турында маршрутлар (презентацияләр, видео яки очерклар) тәкъдим ителә. Быел хәйриячеләр династияләре – меценатлык, якыннарга ярдәм итү һәм җәмгыятькә хезмәт итү традицияләре буыннан-буынга күчкән гаиләләр турында сөйләүче проектларга аерым игътибар бирелә.
Конкурс этаплары:
Конкурс эшләрен һәм тутырылган гаризаларны хатның темасына «Мәрхәмәт маршрутлары-2026» дип язып abcrt@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Барлык эшләр дә плагиатка тикшерү уза.
Конкурсны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды оештыра. Проект хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, шулай ук ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.
2026 елда конкурс Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында үткәрелә.
Барлык сораулар буенча (843) 528-29-00 телефоны яисә abcrt@mail.ru электрон почтасы аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Конкурс турындагы нигезләмә белән сылтама буенча кереп танышырга була.