27 июльдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның яңартылган составта беренче утырышы булды. Чара барышында Совет рәисе, рәис урынбасары һәм секретаре сайланды, шулай ук 2026 елның беренче яртыеллыгында министрлыкның халык алдында формалаштырылган максатларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Иҗтимагый совет рәисе итеп ТР Иҗтимагый палатасының шәрәфле әгъзасы, икътисади теория һәм социаль эш кафедрасы мөдире, Казан медицина университетының социаль эш һәм шәфкать туташы юнәлешендә югары белем бирү факультеты деканы Маргарита Максимова сайланды. Рәис урынбасары итеп ТР Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге комиссиясе рәисе Тамара Федорова, секретарь итеп ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау комиссиясе әгъзасы Тимур Николаев сайланды.
Иҗтимагый совет составына шулай ук палата әгъзалары: Альберт Сафиуллин, Әлфия Вәлиева, Әнвәр Мөхәммәтҗанов һәм Адель Заһретдинов та керде.
Утырышта министр урынбасары Гадел Мөбәрәкшин, шулай ук ведомство вәкилләре һәм профильле экспертлар катнашты. Катнашучылар министрлыкның 2026 елның беренче яртыеллыгында халык алдында формалаштырылган максатларын гамәлгә ашыру йомгаклары турында фикер алыштылар, шулай ук алдагы чорга бурычларны билгеләделәр.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет ведомство эшчәнлегенең ачыклыгын тәэмин итү һәм республиканың социаль сәясәтен формалаштырганда җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алу өчен төзелгән киңәшмә органы булып тора.
2026 елның беренче яртыеллыгында министрлыкның халык алдында формалаштырылган максатларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре белән сылтама буенча кереп танышырга мөмкин.


.jpg)
