4 августта Казанда дәваланучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга медицина ярдәме күрсәтүне оештыруга җәмәгать мониторингы үткәрелде. Хастаханәләргә барып кайтуны Әлфия Вәлиева рәислегендә ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау комиссиясе оештырды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында 2026 елның беренче яртыеллыгында ведомствоның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Игътибар үзәгендә – онкология очракларын иртә стадиядә диагностикалау, кадрлар белән тәэмин итү, инсульт вакытында ярдәм алу мөмкинлеге һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентларны дарулар белән тәэмин итү.