Республика «Аталар берлеге» вәкиле, «Семья» хәйрия фонды хезмәткәре, «Родные сердца» тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы җитәкчесе Владимир Пушкарев һәм Иҗтимагый палата әгъзасы Асия Тимирясова «Команда Лета» («Җәй командасы») педагогик осталык конкурсының жюри составына керде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышында 2022 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының халык алдында формалаштырылган максатларының һәм бурычларының үтәлеше турында мәгълүмат бирелде.
ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Асия Тимирясова һәм Артем Кузнецов «Кем булырга? Бала өчен сайлау хокукы» дигән темага «Ата-аналар җыелышы» онлайн-проектында катнаштылар. Чараны ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева алып барды.
В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты базасында оештырылган Республика интернет-җыелышының чираттагы утырышында министр урынбасары – мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов ата-аналар җәмәгатьчелегенә башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем бирүнең яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тәкъдим итте һәм үзгәрешләрнең асылын җентекләп аңлатты.
2022 елның 9 июнендә расланган эш планы нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырыш булды. Утырышны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Аглиуллин үткәрде.
В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты һәм Татарстан Халыклар дуслыгы йорты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
2022 елның 6 июнендә Мәскәүдә РФ Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында «Россия мәгарифен үзгәртеп кору векторында педагогик җәмәгатьчелек» Бөтенроссия педагогик җыелышының XV съезды узды.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы (авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга медицина һәм мәгариф, мәдәният һәм социаль ярдәм өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыра торган волонтерлык хәрәкәтләре, ирекле һәм иҗади берлекләр, оешмалар) иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда дәүләт хакимияте органнарының иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Кешбек программасы буенча Татарстанның балалар лагерьларына 10 меңнән артык юллама сатып алынган. Бу проектка Татарстан Республикасының 4 туроператоры һәм 18 лагере кушылды.