Татарстанда «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме - 2022» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2023 елның 11 феврале, шимбә

Россия фәне көне кысаларында ТР Милли китапханәсендә аспирантларны, адъюнктларны, студентларны, курсантларны, белем бирү оешмаларының һәм җитештерү предприятияләренең яшь галимнәрен хөрмәтләделәр.

Бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

2022 ел нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме» конкурсында 21 яшь галим җиңүче дип танылды.

ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Татарстан җитәкчелегенә, ректорларга, профессор-укытучылар составына, Яшь галимнәрнең ата-аналарына, республикада, белем бирү оешмаларында, предприятияләрдә, өйләрдә яшьләрнең фәнни потенциалын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыручыларга рәхмәт белдерде.

Үз чиратында яшь галимнәр һәм белгечләрнең Республика иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Юлия Кареева ассызыклаганча, республикада яшь галимнәр өчен төрле мөмкинлекләр тудырыла: «Яшь галимнәр өчен төрле грант конкурслары, студентлар стартаплары бар. Фән белән кызыксыну яшьләр ягыннан да арта. Конкурска барлыгы 150 гариза килеп иреште, алар елдан-ел арта бара. Көндезге этапка 35 кеше узды, ә 21 яшь галим җиңүче булды инде. Бу инновацион үсеш, кызыклы тикшеренүләр».

«Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме» конкурсы 2010 елдан башлап Татарстан Республикасы яшь галимнәр һәм белгечләрнең төбәк иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән, «Татнефть» хәйрия фонды грантын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасында фән һәм технологияләр унъеллыгы планына нигезләнеп үткәрелә. Җиңүчеләрне җиде номинация буенча билгелиләр –  «Табигый фәннәр өлкәсендә иң яхшы яшь галим», «Техник фәннәр өлкәсендә иң яхшы яшь галим», «Социогуманитар фәннәр өлкәсендә иң яхшы яшь галим», «Табигый фәннәр өлкәсендә иң яхшы аспирант», «Техник фәннәр өлкәсендә иң яхшы аспирант», «Социогуманитар фәннәр өлкәсендә иң яхшы аспирант», «Җитештерү тармагында иң яхшы яшь галим».

Шулай ук Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендияләре ияләрен дә бүләкләделәр. Махсус стипендияләр 1998 елдан һөнәри белем алуда дәүләт ярдәмен көчәйтү, Татарстан Республикасының акыл потенциалын саклап калу һәм үстерү, дәүләт, шул исәптән хәрби, һәм белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе булган шәхси белем бирү оешмаларының аспирантларына, адъюнктларына, студентларына һәм курсантларына, яхшы өлгереш, фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм фән олимпиадаларында призлы урыннар өчен тапшырыла.

Махсус дәүләт стипендияләренә 22 аспирант һәм адъюнкт, 48 югары белем бирү оешмалары курсантлары һәм студентлары, 20 һөнәри белем бирү оешмалары студенты ия булды.

Бүләкләү тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменко, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге директоры Алексей Калачев, «Татнефть» гавами акционерлык җәмгыяте грантлар программасы җитәкчесе Эльмира Газизова, ТР югары уку йортлары ректорлары советы рәисе урынбасары Алексей Созинов, белем бирү учрежденияләре вәкилләре һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International