«Ачык Татарстан» интерактив порталында республика халкының 2023 елга алты «Социаль блок» министрлыгы өчен максатлар һәм бурычлар турында тавыш бирүе бара. Республика хакимияте органнары өчен максатлар һәм бурычларны гавами формалаштыру һәм аларны гамәлгә ашыруны иҗтимагый контрольдә тоту буенча республика проектында мәгариф һәм фән, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт, яшьләр эшләре, шулай ук хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары катнаша. Гражданнарга экспертлар төркемнәре һәм иҗтимагый советлар тарафыннан министрлык каршында тәкъдим ителгән исемлекләрдән иң актуаль максатларны аерып күрсәтергә яки үз бурычыңны өстәргә тәкъдим ителде. Халык тавыш бирүе күрсәткәнчә, гражданнарның күпчелеге, гадәттәгечә, мәгариф, тәрбия һәм фән мәсьәләләренә битараф булмауларын белдерергә омтыла.
Иҗтимагый палатаның мәгариф һәм фән комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова фикеренчә, бу җәмгыятьнең киләчәк турында кайгырту күрсәткече. «Тәрбия, мәгариф, алдынгы тикшеренүләрнең актуаль мәсьәләләрен хәл итү – безнең киләчәккә керткән өлешебез икәнлеген кешеләр аңлыйлар, бу, һичшиксез, уңай нәтиҗә бирәчәк».
Асия Витальевна шулай ук республика идарә органнары өчен максатлар һәм бурычларны гавами формалаштыру проекты җәмәгатьчелек ихтыяҗларын ачыклау һәм гамәлгә ашыруның көчле ресурсы булуын билгеләп үтте. Аерым алганда, гражданнар инициативалары һәм җәмәгать эшлеклеләре тарафыннан контрольдә тоту нәтиҗәсендә социаль өлкәнең күп еллар дәвамында кискенлеген югалтмаган күп кенә проблемаларын хәл итү өчен җитди тырышлык куелды. Мәсәлән, балаларны балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү 97% тан артып киткән, ә 30 муниципалитеттан күбрәге 100% ка җиткән; 83% тан артыгы балалар иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлеге инде җәлеп ителгән; заманча инфраструктуралы һөнәри белем бирүнең 10нан артык яңа ресурс үзәге булдырылган; Россиядә аналоглары булмаган педагогик хезмәткәрләрне һөнәри үстерүгә ярдәм итү системасы гамәлгә ашырыла. Татарстан мәгариф системасын үстерүнең барлык бу параметрлары өстенлекле максатлар һәм бурычлар дип танылды.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый палата экспертлары халык тавыш бирүенә 2023 елга мөмкин булган максатларның һәм бурычларның шактый зур исемлеген тәкъдим итте. Анда мәктәп укучылары арасында профильле укытуны һәм олимпиада хәрәкәтен үстерү, спорт клублары булдыру һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү буенча тәкъдимнәр тәкъдим ителде, һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларның компетенцияләрен бәяләү һәм аларны эшкә урнаштыру буенча чаралар каралган. «Бу инициативаларның һәркайсы йомгаклау исемлегенә кертелергә мөмкин. Бу Татарстан мәгариф системасы алдында торган актуаль мәсьәләләр», - дип ассызыклады Асия Витальевна.
Сораштыру 6 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Республика халкы проект экспертлары формалаштырган тәкъдимнәрне генә сайлап калмыйча, үз вариантларын да тәкъдим итә ала. Иң күп тавыш җыйган өстенлекләр министрлыклар каршындагы иҗтимагый советлар утырышларында тикшереләчәк. Нәтиҗәдә, һәрбер ведомство өчен 2023 елга 5-7 өстенлекле максат билгеләнәчәк.