Рөстәм Миңнеханов граждан җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеш өчен премияләр тапшырды

2022 елның 5 ноябре, шимбә

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты премиясе лауреатларын Татарстанда граждан җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлешләре өчен хөрмәтләделәр. Бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов лауреатларга республика тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Ул алар гамәлгә ашыра торган проектларның зур иҗтимагый әһәмияткә ия булуын, гражданлык активлыгы үрнәге булуын билгеләп үтте. Алга таба Татарстан Президентының сәламләү текстын китерәбез:

"Хөрмәтле тантанада катнашучылар! Сезнең белән очрашуга бик шатмын. Актив гражданлык позициясе, җәмгыятебезнең мөһим мәсьәләләрен хәл итүдә көндәлек катнашуыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә.

Традицион рәвештә лауреатларны бүләкләү тантанасы Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан үткәрелә. Бу дәүләт бәйрәмнәре безнең күп милләтле илебез тормышында мөһим әһәмияткә ия, җәмгыятьнең бердәмлеген символлаштыра.

Гражданнарның бердәмлеге һәм оешканлыгы – иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый үсеш нигезе. Махсус хәрби операция шартларында бөтен ил безнең данлы сугышчыларыбыз һәм Югары баш командующий Владимир Владимирович Путин тирәсендә тупланганда бу аеруча мөһим.

Шунысы куанычлы, узган еллардагы кебек үк, Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлешләре өчен премиягә конкурс җәмәгатьчелекнең танылган вәкилләренең активлыгы белән узды. Бүген без Татарстанның иҗтимагый хәрәкәтен үстерүдә иң яхшы тәҗрибәләрне билгеләп үтәргә җыелдык.

2022 ел лауреатлары безнең республикада яхшы билгеле. Асия Витальевна Тимирясованы без илебезнең иң яхшы шәхси югары уку йортларының берсе – Казан инновацион университетының күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм ректоры буларак беләбез. Аның проекты – республика ата-аналар интернет-җыелышы – галимнәр, экспертлар-практиклар, педагоглар һәм ата-аналар хезмәттәшлеге өчен мәйданчык булды.

Дмитрий Александрович Туманов Татарстан Республикасының күп милләтле мәдәниятен һәм сәнгатен саклау һәм үстерүгә керткән өлеше, сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне эзләү һәм аларга ярдәм итү буенча күпьеллык актив эше, "Созвездие-Йолдызлык" һәм "Наше время – Безнең заман" республика фестиваль хәрәкәтләрен булдыру һәм үстерү өчен җәмәгатьчелек тарафыннан танылуга лаек булды.

Руслан Петрович Шәкуров Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында донорлар хәрәкәтен үстерүгә, социаль ИТ-проектларны алга этәрүгә зур өлеш кертте. Аның "Донор Серч" проекты – санлы технологияләр кулланган дөньяның иң яхшы 100 проекты арасында. Бүгенге көндә бу Россиядә кан донорларының иң зур җәмгыяте.

Республика студентлар отрядлары Татарстанда яшьләрне эш белән тәэмин итүдә 60 елга якын зур роль уйный. 2014 елдан Луганск Халык Республикасында гуманитар миссиядә катнаша. Агымдагы елда Донецк Халык Республикасында "Саур-Могила" мемориаль комплексын торгызуда актив катнаштылар.

Бүген армиябезнең Россия өчен куркынычсыз киләчәкне саклау буенча изге бурычыбызны үтәгәндә, без 20 елдан артык яшь буынны патриотик тәрбияләүгә, Әфганстан һәм Чечня сугышы хәрәкәтләрендә һәлак булган һәм вафат булган кешеләр истәлеген саклауга бәяләп бетергесез өлеш керткән Әфганстандагы һәм Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләре ветераннарының Алексеевск муниципаль районы җирле иҗтимагый оешмасын бүләклибез.

Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы – бөтен республиканың балалар хәрәкәтен җайга салучы балалар иҗтимагый оешмасы. Аның составына Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре вәкилләре керә. Шунысы куанычлы, совет Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтен гамәлгә куючыларның берсе булды.

"АЛЬПАРИ" хәйрия фонды 2005 елдан авыр тормыш хәленә эләккән гаиләләргә системалы комплекслы ярдәм белән шөгыльләнә. Фонд үз эшчәнлеге дәвамында хәйриячелек культурасын социумга алып барырга, аны кешеләрдә, меценатларда, донорларда тәрбияләргә тырыша.

Инвалидларга ярдәмне оештыру "Татарстан энҗесе" инвалид хатын-кызлар арасында уникаль проектны тормышка ашыра.

Кадерле дуслар! Сезнең игелекле эшләрегез өчен барыгызга да ихтирам белдерәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, иҗтимагый эшчәнлектә яңа казанышлар телим".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International