Татарстанның Иҗтимагый палатасы балалар йортында тәрбияләнүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның Идел буе районы балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең үзләре трафыннан әзерләнгән Яңа ел тамашасы узды. Яңа ел концерты программасында балалар җырлары, биюләре һәм Яңа ел сәхнәләре яңгырады.

Тамашадан соң балаларны Яңа ел белән ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Анастасия Исаева, Мәгариф һәм фән комиссиясе рәисе Асия Тимирясова, Иҗтимагый палата әгъзалары Любовь Смирнова һәм Тимур Бикмуллин тәбрикләделәр.

Палата әгъзалары балаларга бүләкләр тапшырды һәм балалар йорты тәрбиячеләре коллективын котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International