Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында 2023 елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен максат һәм бурычларның ахыргы исемлеген төзеделәр

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет һәм мәгариф һәм фән буенча Иҗтимагый палата комиссиясенең киңәйтелгән утырышында гражданнарның онлайн сораштыруы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм 2023 елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен максат һәм бурычларның ахыргы исемлеген төзеделәр.

Сораштыру барышында республикабыз халкының 4 037 фикере исәпкә алынды. Билгеле булганча, максатлар һәм бурычлар арасында актив гражданнарның игътибар үзәгендә торган пунктлар бар. Мәсәлән, яшь педагогларга һәм галимнәргә ярдәм итү һәм стимуллаштыру, балалар һәм яшүсмерләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау, һөнәри әзерлек һәм һөнәри белем бирү системасын камилләштерү мәсьәләләре.

Республиканың барлык мәгариф оешмаларында спорт клублары булдыру тәкъдиме тавыш бирүдә лидер булды. Тавышларның яртысы диярлек (49,3%) бу эш өчен бирелде.

Регламент нигезендә, Иҗтимагый совет карары алдагы 2 атна эчендә карар акты белән рәсмиләштереләчәк һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында басылып чыгачак.

2023 ел дәвамында Иҗтимагый совет әгъзаларына бу өстенлекле максатларның һәм бурычларның үтәлешенә мониторинг ясарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International