1 ноябрь көнне В.Г. Тимирясов исемендәге Казан дәүләт техник университетында ел саен үткәрелә торган «Ел уңышы» студентлар премиясен бүләкләү тантанасы узды. Финалистлар университетның иң актив һәм талантлы студентлары булды. «Ел волонтеры» һәм «Ел волонтерлык оешмасы» номинацияләрендә җиңүчеләрне ТР Иҗтимагый палатасы эксперты, «Гаилә канаты астында» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Алсу Хәбибуллина бүләкләде.
Уку чоры дәвамында университет студентлары уку һәм волонтерлык эшчәнлеген уңышлы алып бара, әйләнә-тирә мохитне яклауга юнәлдерелгән хәйрия акцияләренең инициаторлары булып тора, авыр тормыш шартларында калган балалы хатын-кызларга, өлкән кешеләргә, хайваннар өчен приютларга ярдәм итә.