9 март көнне Максим Григорьев рәислеге астында Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында чит илдә Россия ватандашлары белән «Украина гражданнар сугышы: чыганаклар һәм нәтиҗәләр» темасына видеоконференция узды.
3 мартта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет чираттагы утырышын уздырды. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Иҗтимагый совет рәисе Мөнир Гафиятуллин чыгыш ясады.
18 февральдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә «2021 елда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлар турында» коллегия утырышы узды, аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин катнашты.
15 февральдә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында «Яшьләрнең киләсе сайлауларда катнашуы» темасына түгәрәк өстәл узды.
08 февральдә «Казан-Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.