ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Иҗтимагый советы утырышында катнашты

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

20 апрельдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы узды.

Иҗтимагый совет эшендә ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Дмитрий Романов, Артур Мостаев катнашты.

Милли проектларны гамәлгә ашыру һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Утырышны ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Ленар Вәлиев үткәрде.

Татарстан Республикасында милли проектларны үтәү мәсьәләсе буенча төп доклад белән министр урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов чыгыш ясады. Ул искә төшергәнчә, 2021 елда Татарстан Төзелеш министрлыгы 6 милли проектны гамәлгә ашыруда һәм шунда кергән 12 федераль программаны гамәлгә ашыруда катнашты. Милли проектлар кысаларында барлыгы 103 объект төзелде һәм капиталь ремонтланды.

2022 елда ТР Төзелеш министрлыгы 7 милли проектны гамәлгә ашыруда катнаша: «Торак һәм шәһәр мохите», «Экология», «Демография», «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау», «Мәдәният» һәм «Икътисадый үсеш һәм инновацион икътисад» - барлыгы 105 социаль-мәдәни объект.

Илнур Нурмөхәммәтов милли проектларны гамәлгә ашыру графиклар буенча алып барыла һәм барлык объектларда да тиешле эшләр оештырылган, дип билгеләп үтте.

Татарстан Республикасында 2021 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын үтәү барышы һәм 2022 ел программасы турында министр урынбасары Илдус Насыйров хәбәр итте. Ул республикада торак фондын капиталь ремонтлау буенча озак сроклы һәм кыска сроклы программаны формалаштыру турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International