ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Россия Кораллы көчләренә һәм Донбасс халкына ярдәм итү буенча митинг-концертта катнашты

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Җиңү паркында йөзләгән кеше сугышчы-интернационалистларга яңа һәйкәл янында җыелды - барысы да Россия кораллы көчләренә һәм Донбасс халкына ярдәм итү өчен митинг-концертка килде. Чара Донецк Халык Республикасы оешуның сигез еллыгына багышланган иде. 

Митинг-концертта ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары: Зилә Вәлиева, Мөнир Гафиятуллин, Тимур Кадыров, Асия Тимирясова, Рафаэль Шакирҗанов, Борис Леушин, Изольда Жуйкова, Юлия Кареева, Илсөяр Гарифуллина катнашты.

«Без бүген Донбасста булган хәлләргә битараф булмаганыбызны күрсәтү өчен килдек. Без республикаларда яшәүчеләр өчен чын күңелдән борчылабыз, һәм булдыра алганча ярдәм итәчәкбез. Без беләбез, Казанга Донбасстан бик күп кеше килде, һәм без аларга ярдәм итәргә әзер», - дип сөйләделәр бүген Россия армиясен хуплап килгән кешеләр.

Конфликт елларында Украина ягыннан атулар һәм өзлексез бомбардировкалар аркасында Донбасста меңләгән кеше һәлак булды, тагын дистәләгән меңгә үз туган йортларын ташлап китәргә туры килде. Сигез ел Россия конфликтны тыныч җайга салу, Минск килешүләрен үтәү өчен чыгыш ясады, әмма Донбасстагы вәзгыять кызганнан кызды гына. Нәтиҗә - 24 февральдә Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операция башлануы турында игълан итте. Аның максаты - Донбассның рус телле халкын «киев режимы» геноцидыннан арындыру.

Донецк һәм Луганск халык республикалары халкының бу сигез елда  ни рәвешле яшәүләре һәм ярлылануларына күз йомып булмый, Владимир Путинның аларны яклау турындагы карары кирәк булды, дип саный «Юнармия» төбәк хәрби-патриотик хәрәкәте җитәкчесе генерал-майор Александр Бородин. 
Илебез өчен киеренке вакытта Россия халкы Хәрби көчләре белән горурланырга, хөрмәт итәргә һәм патриотлар булып калырга тиеш, дип өстәде.

«Ватаныбыз бер генә - Россия», - дип нәтиҗә ясады Бородин. 

Бүгенге митинг - Донбасс халкының яхшы тормышка һәм тыныч киләчәккә өмете символы. Россия армиясенә, Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасы халкына ярдәм итү концертында Татарстанның бию ансамбльләре һәм атказанган артистлары чыгыш ясады, алар башкаруында «Иделдән Енисейга», «Татарстан» һәм башка бик күп җырлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International