20 май көнне Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Гаилә канаты астында» төбәк иҗтимагый оешмасы «Татарстан - нык гаиләләр территориясе» акциясен уздырды. Акция кысаларында «Нечкәбил» XVII Республика конкурсының ачылышы һәм «Минем үзенчәлекле бәхетем» фестиваленә йомгак ясау булды.
«Нечкәбил» конкурсы менә инде 17 нче тапкыр Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, муниципаль районнар башлыклары, ТР Иҗтимагый палатасы ярдәме белән «Ныклы гаилә» федераль партия проекты кысаларында уза.
Чара, традиция буенча, ТР атказанган артисты Диләрә Мироваева һәм Татарстанның 10 районыннан төрле ел конкурсантлары башкаруында «Нечкәбил» конкурсы гимны белән башланып китте. Сәламләү сүзләре Федераль Җыенның сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова һәм «Гаилә канаты астында» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы президенты, Иҗтимагый палата әгъзасы, «Ныклы гаилә» партия проектының Иҗтимагый советы рәисе Изольда Жуйковадан яңгырады.
«Татарстан – нык гаиләләр территориясе» акциясендә традиция буенча гаилә эчендәге мәхәббәт һәм тугрылык, балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү, патриотизм, актив тормыш позициясе булган гаиләләр хөрмәтләнә. Гаилә тормышы юбилярларын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС Идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» федераль партия проектының Татарстандагы координаторы Гөлшат Нигъмәтуллина котлады. Бәйрәмдә Иҗтимагый палатадан хөрмәтле кунаклар булды: Кузнецов А.В., Гарифуллина И. Х., Максимова М. Н. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Гафиятуллин М. М. «Минем үзенчәлекле бәхетем» фестивалендә катнашучыларны бүләкләүдә катнашты.
Бәйрәмдә «Нечкәбил» конкурында катнашучы гаиләләрдән балалар чыгыш ясады. Алар-игелекле эшләр гаилә хәрәкәтендә актив катнашучылар. 2018 елда балаларның үзләре инициативасы белән «Дети–Нечкәбил-балалар» хәрәкәте оештырылды, ул гаилә кыйммәтләрен, патриотизм, сәламәт яшәү рәвешен, балалар һәм яшьләрнең ирекле эшчәнлеген ныгытуга юнәлдерелгән.
Һәрвакыт «Татарстан-нык гаиләләр территориясе» бәйрәменә мәктәп укучылары гаилә кыйммәтләре, хәйриячелек һәм волонтерлык турында сөйләүчеләр буларак чакырыла. Бу юлы Казан шәһәренең 113 нче урта мәктәбе укучылары чыгыш ясады.
Акция кысаларында «Минем үзенчәлекле бәхетем» («Әни көче» проекты) фестивалендә катнашучыларны хөрмәтләү булды. ТР Министрлар Кабинетының «Әни көче» грант проекты «Гаилә канаты астында» командасына үзенчәлекле балалар тәрбияләүче аналарга ярдәм итүнең яңа юнәлешләрен табарга мөмкинлек бирде. Проект дәвамында «Минем үзенчәлекле бәхетем» махсуслаштырылган газетасы дөнья күрде. «Минем үзенчәлекле бәхетем» фестивале проектның тәмамлануы булды. Фестивальдә Казан, Яшел Үзән һәм Бөгелмә шәһәрләреннән 10 гаилә катнашты, алар үзләренең гаиләләре турында видео-презентация күрсәттеләр.
Шундый ук «Татарстан-нык гаиләләр территориясе» акцияләре июнь аенда Лаеш, Кукмара, Сарман, Югары Осланда узачак.