ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2026 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында 2026 елның беренче яртыеллыгында ведомствоның халык алдында формалаштырылган максатларын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Катнашучылар шулай ук агымдагы елга эш планын расладылар.

Тэги: Тамара Фёдорова Шамил Якупов ТР Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет

29
июль, 2026 ел
чәршәмбе

29 июльдә Байлар Сабасында 2026 елның 22-29 июлендә «Курай төбәге, экспресс театр һәм иҗат этнологиясе» Талантлар университетының профиль сменасын ябу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре комиссиясе рәисе Тамара Федорова катнашты.

Тэги: Тамара Фёдорова Ләйсән Засыпкина

27
июль, 2026 ел
дүшәмбе

27 июльдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның яңартылган составта беренче утырышы булды. Чара барышында Совет рәисе, рәис урынбасары һәм секретаре сайланды, шулай ук 2026 елның беренче яртыеллыгында министрлыкның халык алдында формалаштырылган максатларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

Тэги: Әлфия Вәлиева Тамара Фёдорова Альберт Сәфиуллин Әнвәр Мөхәммәтҗанов Любовь Мишина Тимур Николаев Адель Заһретдинов

24
июль, 2026 ел
җомга

2026 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында балаларның җәйге ялын оештыруга багышланган «кайнар линия» үткәрелде. Кайнар линиягә яшь татарстанлыларның ата-аналарыннан 30 дан артык шалтырату һәм мөрәҗәгать килде.

Тэги: Тамара Фёдорова

17
июль, 2026 ел
җомга

2026 елның җәйге чорында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан шәһәр яны лагерьларында балаларның ялын оештыруга җәмәгать контроле гамәлгә ашырыла. Игътибар яшәү, туклану, куркынычсызлык, тәрбия һәм белем бирү программалары эчтәлеге шартларын бәяләүгә юнәлтелгән.

Тэги: Тамара Фёдорова

1
июль, 2026 ел
чәршәмбе

1 июльдә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты мәйданчыгында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

Тэги: Наталья Фролова Юлия Кареева Тамара Фёдорова Александр Терентьев Алексей Зиновьев Наталья Топал

23
июнь, 2026 ел
сишәмбе

23 июньдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны күзәтү буенча иҗтимагый штабның беренче утырышы булды. Штаб Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы каршында гражданнарның сайлау хокуклары үтәлешенә һәм республика территориясендә сайлауларның легитимлыгына җәмәгать контролен тәэмин итү өчен төзелде.

Тэги: Айрат Гыймадетдинов Асия Тимирясова Тимур Кадыров Юлия Кареева Фәрид Сафин Тамара Фёдорова Тимур Какохо Александр Терентьев Альберт Сәфиуллин Борис Королев Рафаэль Фәхретдинов Әнвәр Мөхәммәтҗанов Сергей Магданов Зөфәр Дәүләтшин

22
июнь, 2026 ел
дүшәмбе

22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында «Яшь гвардия» музееның (Луганск Халык Республикасы) Краснодонск Халыклар Дуслыгы ордены фондларыннан «Антыгызга тугрылык – үлемсезлек» күчмә күргәзмәсен ачу тантанасы булды.

Тэги: Тамара Фёдорова Ольга Павлова Рөстәм Гатин Альберт Сәфиуллин Әнвәр Мөхәммәтҗанов Сергей Магданов Зөфәр Дәүләтшин Ранил Нуриев Наталья Топал

15
июнь, 2026 ел
дүшәмбе

12 июньдә Казан Кремлендә Дуслык парады һәм ачык лекторий булды, аны ТР Иҗтимагый палатасы Россиянең «Белем» җәмгыяте белән берлектә оештырды. Чаралар республиканың төп этномәдәни вакыйгаларының берсе булган «Мәдәниятләр мозаикасы» XI республика этноконфессиональ фестивале кысаларында узды. ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары бәйрәм колоннасында үттеләр һәм лекорийда катнаштылар.

Тэги: Тимур Кадыров Ирина Александровская Тамара Фёдорова Владимир Самойленко Дмитрий Туманов Роман Донцов Александр Терентьев Альберт Сәфиуллин Евгения Храмова Әнвәр Мөхәммәтҗанов Любовь Мишина Светлана Салмина Арман Костанян Наталья Топал

1
июнь, 2026 ел
дүшәмбе

29 майда ТР Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре комиссиясе рәисе Тамара Федорова урта һөнәри белем бирү хезмәткәрләренең кадрлар суверенитетына һәм республика икътисадында урта һөнәри белем бирү системасының роленә багышланган секция утырышында катнашты. Утырыш йомгаклары буенча урта һөнәри белем бирү системасы хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

Тэги: Тамара Фёдорова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International