1 июльдә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты мәйданчыгында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев һәм КДАТУ ректоры, ТР Фәннәр академиясе академик-сәркатибе Рәшит Низамов чыгыш ясады.
Александр Терентьев билгеләп үткәнчә, утырыш темасы һәрвакыт актуаль булды, әмма бүген, заманча шартларда, кадрлар әзерләү һәм яшь галимнәргә ярдәм итү мәсьәләләре аеруча әһәмияткә ия. Ул ассызыклаганча, яшь галимнәр советы эшенең уңышы ике төп факторга бәйле – яшьләрнең инициативалылыгына һәм фәнни һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчелеге ягыннан ярдәмгә.
Рәшит Низамов үз чыгышында дөньякүләм дәрәҗәсендәге белгечләр әзерләүнең мөһимлеген һәм мәктәптән алып югары уку йортына кадәр бердәм белем бирү вертикален булдыру кирәклеген ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге заман шартларында илгә белемле, көчле кадрлар кирәк, ә мәгариф системасы булачак белгечләрне әзерләүгә юнәлдерелгән бердәм механизм буларак эшләргә тиеш.
Утырыш барышында яшь галимнәр советларының фәнни потенциалны үстерүдәге, заманча белем бирү киңлеген булдырудагы, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү системасындагы, шулай ук аерым ихтыяҗлары булган балалар һәм яшьләр өчен инклюзив үзәкләрне үстерүдәге роле мәсьәләләре каралды.
Утырышта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре, экспертлар һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Утырыш йомгаклары буенча катнашучылар төп таләпләрне һәм мәгариф системасын үстерү, яшь галимнәргә ярдәм итү һәм республикада талантлы яшьләрне ныгыту буенча алга таба булган адымнарны билгеләделәр.
.jpg)